news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда өстәмә 11 объектны хосусыйлаштырырга мөмкин булачак

Бу хакта Казан шәһәре Думасы сессиясендә билгеле булды

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Казанда өстәмә 11 объектны хосусыйлаштырырга мөмкин булачак. Бу хакта Казан шәһәре Думасының чираттагы 43 нче сессиясендә хәбәр ителде.

"Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыру буенча 2014-2016 елларга фаразламасы (планы) турында" 4-27 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә, өстәмә 4307,2 квадрат метр гомуми мәйданны хосусыйлаштырырга мөмкин булачак. Аларның 1324,1 квадрат метры 4 бинаны тәшкил итә. Ул биналар янында 6708 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлекләре дә урнашкан. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Галәветдинов хәбәр итте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot