Шәһәр Сабан туена әзерлектә район хакимиятләре ярдәм итәчәк

Шәһәр Сабан туена әзерлектә район хакимиятләре ярдәм итәчәк

(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 24 июньдә Казан ат-спорт комплексы территориясендә үтәчәк Сабан туена әзерлектә район хакимиятләре ярдәм итәчәк.

Мисал өчен, Вахитов районы хезмәткәрләренә К.Тинчурин театры артистлары белән Сабантуй көнендә мәйданнарның берсендә концерт кую турында сөйләшү йөкләнгән. Сабан бәйрәмендә Казан театр училищесы студентлары, шулай ук балалар җыр һәм Бию коллективлары үз осталыкларын күрсәтәчәк. Вахитов районы хакимияте хезмәткәрләре спорт ярышларын оештыруда да ярдәм итәчәк, алар Казан һәм Чаллы спортчыларын Сабантуйда көрәшергә чакырырга тиеш. Моннан тыш, Вахитов районы түрәләренә кино клублары чыгышын оештырырга да кирәк булачак. Әмма иң җаваплысы, Казан ипподромына Вахитов районы ветераннарының иҗат коллективларын чакыру, алар рус һәм татар телендә җырлар башкарачак.