Казанда Универсиада авылы микрорайоны барлыкка киләчәк

Бүген Казан шәһәре Думасы депуталары шул хакта карар кабул итте

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан шәһәр Думасының 52 нче сессиясендә башкаланың состав өлешенә исем бирү турындагы мәсьәлә кертелгән иде. Шәһәр Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, 2013 елгы ΧΧVΙΙ Бөтендөнья Универсиадасы башкарма дирекциясе, Казанның Топонимика буенча комиссиясе тәкъдимен карап, депуталар башкаланың Идел буе районында “Деревня Универсиады-Универсиада авылы” микрорайонын булдыру турында карар кабул итте. Әлеге территория Җиңү Проспекты, Оренбург Тракты, Академик Парин һәм Хөсәен Мәүлетов урамнары кисешендә урнашкан.
Билгеле булганча, агымдагы елның 1 сентябрендә Универсиада авылы комплексының беренче һәм икенче чираты сафка басачак. Алар кулланылышка керү сәбәпле, әлеге территориядә урнашкан объектларга адрес бирү зарурлыгы туган. Яңа микрорайон турындагы карар шуның белән бәйле.