Ремонт буенча шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр өчен 063 хезмәте базасында «кайнар линия» эшли

Капиталь ремонт быел 370 мең татарстанлыга (шуларның 135 меңе – казанлы) кагылачак
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондының федераль программасы буенча, торак йортларга капиталь ремонт эшләре башкару максатында, Татарстанга быел 1,938 млрд. сум акча каралган (шуның 1,114 млрд. сумы – Казанга). Шул рәвешле, капиталь ремонт быел 370 мең татарстанлыга (шуларның 135 меңе – казанлы) кагылачак.
 Казан шәһәрендәге капиталь ремонт эшләре буенча шәһәр халкының шикаятьләре, мөрәҗәгатьләре өчен 063 хезмәте базасында «кайнар линия» телефоны эшли. Шулай ук интернет аша да мөрәҗәгать итәргә була: kapremont@kzn.ru