news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
2007 елда законлы никахны өзүчеләр 50 процент булуы әлеге мәсьәләдә сагаерга мәҗбүр итә
Казан шәһәре ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева әнә шулай дип белдерә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген Казан мэриясендә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Казан шәһәре ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева искәрткәнчә, узган елда ЗАГС оешмалары үзгәртеп кору мәшәкатьләре кичергән, нәтиҗәдә, идарәгә 6 район бүлеге һәм Арча зиратындагы үлүне теркәү секторы кергән. Ләкин, матди һәм финанс базаны оптимальләштерүне күздә тотып, Мәскәү районы бүлеген ел ахырына яптыру күздә тотыла икән.
Биналарга капиталь ремонт ясау планы төзелгән һәм, Идел буе районы бүлеге бинасына ремонт эшләре үткәрү өчен, аукцион оештырылып, ул эшне башкарачак оешма 5 июнь көнне ачыкланган һәм ул сентябрьгә кадәр ремонт эшләрен башкарып чыгарга тиеш дип килешенгән.
«Һәр атна саен салым органнарына туучылар һәм үлүчеләр турындагы белешмә-мәгълүматларны җибәреп торабыз. Элек исә безнең өчен бу проблема иде», - ди А.Шәвәлиева. Ул китергән мәгълүматларга караганда, 2007 елдан башлап, туучылар саны арта бара: узган елда 12113 кеше ил гражданины статусына ия булса (алдагы елдагысыннан 868гә күбрәк), быел 5 айда – 5328 (2007 елдагы шул ук вакыт белән чагыштырганда, 639га артыграк). Үлүчеләр саны да, 2005 елга караганда, 9 процентка кимегән.
Башкалабызда никах теркәү һәм балага исем кушу тантаналары, теләк буенча, татар, рус, чуваш, инглиз һәм төрек телләрендә үткәрелә. Казанда өйләнешүчеләр саны 2007 елда 2006 елдан 16 процентка арткан, шулай да, законлы никахны өзүчеләр 50 процент (5 мең чамасы очрак) булуы әлеге мәсьәләдә сагайтырга мәҗбүр итә. «Узган гасырның 80 нче елларындагы статистика мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә Олимпия уеннары уздырылганнан соң никахлар, аеруча катнаш никахлар саны артуын һәм шуның нәтиҗәсендә туган балаларның күп булуын истә тотып, 2013 елда Казанда булачак Универсиададан соң да шул ук хәл кабатлануы бик мөмкин дияргә нигез бар. Шуңа күрә Универсиада алдыннан киң һәм тиешенчә җиһазландырылган Никахлашу йортында эшлисебез килә. Ул Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе төбәгендә дә бер дигән булырга тиеш», - дигән мөрәҗәгать белән чыкты Казан шәһәре ЗАГС идарәсе җитәкчесе әлеге киңәшмәдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot