16 октябрь көнне Киров һәм Совет районнарында су бирү өлешчә туктатылып торачак

Бу Д=900 мм томалау-регулировкалау арматурасын алыштыру, Ю.Фучик урамында төзелгән сәүдә комплексындагы Д=315 мм су үткәргеч системасын гамәлдә булган Д=600 мм су үткәргеченә тоташтыру эшләренә бәйле

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Д=900 мм томалау-регулировкалау арматурасын алыштыру сәбәпле, иртәгә 9.00 сәгатьтән 17 октябрь 09.00 сәгатькә кадәр Казанның Киров районында «Сәфәр» отеленә һәм «Кырлай» күңел ачу комплексына су бирелмәячәк.
 Шулай ук Авиатөзелеш районы Соцгород микрорайонының түбәндәге урамнардагы йортларында су басымы киметеләчәк:
Челюскин ур. (Тэцовскаядан Побежимов урамына кадәр);
Айдаров ур. (Белинский урамыннан Ленинградская урамына кадәр);
Ленинградская ур. (Побежимов урамыннан Максимов урамына кадәрге так санлы йортлар);
Максимов ур. (Чапаев урамыннан Дементьев урамынача);
Лукин ур. (Побежимов урамыннан Максимов урамына кадәрге так санлы йортлар);
Копылов ур. ;
Трамвайная ур.;
Дементьев (Тэцевскаядан Копылов урамына кадәр);
Тимерязев, Леваневский, Лядов, Белинский, Индустриальная, Социалистическая, Лечебная, Кольцевая, Побежимов, 2-ая Ленинграская, О.Кошевой урамнары, Ленинградский тыкрыгы.;
Чапаев ур. (Побежимов урамыннан Айдаров урамынача);
Беломорская (Ленинградская  урамыннан Челюскин урамына кадәр);
Годовиков ур. (О.Кошевой урамыннан Дементьев урамына тиклем).
Ю.Фучик урамында төзелгән сәүдә комплексындагы Д=315 мм су үткәргеч системасын  гамәлдә булган  Д=600 мм су үткәргеченә тоташтыру эшләре белән бәйле рәвештә, 16 октябрь көнне 9.00 сәгатьтән 17 октябрь 9.00 сәгатькә кадәр  Совет районына кергән ике урамдагы күп фатирлы 6 йортка су бирелми:
Ломжинская ур., 24,20-а;
Ю.Фучик ур., 117,117-а,131,131-а.
 Су тутырылган автоцистерналар исә Ю.Фучик ур., 131адресы буенча китертелергә тиеш. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе вакытлыча китергән уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм алдан ук су җыеп куярга киңәш итә.