news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хельсинки белән Казан арасында даими маршрут ачыла

Очкычлар ике араны атнасына 3 тапкыр урый

 (Казан, 15 август, “Татар-информ”). “Finnair” авиакомпаниясе “Хельсинки – Казан – Хельсинки” яңа даими маршрутын ачып җибәрә. Очышлар 19 августта атнасына 3 тапкыр башкарыла. Аерым алганда, Казаннан очкыч сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 4.25 сәгатьтә кузгалачак, Хельсинкига 6.05 сәгатькә килеп җитәчәк. Хельсинкидан исә очкычлар дүшәмбе, чшәршәмбе, җомга көннәрендә 23.55 сәгатьтә сәфәр чыга, Казан аэропортына киләсе тәүлеккә 3.25 сәгатькә килеп җитә.

Хельсинки аэропорты Төньяк Европаның алдынгы аэропортларының берсе булып тора. Яңа маршрут ярдәмендә россиялеләр дөнья буйлап тагы да күбрәк сәяхәт итә алчаклар, дип хәбәр итә “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot