Казанның Авиатөзелеш районында юллар сыйфаты сизелерлек яхшырачак

Казанның Авиатөзелеш районында юллар сыйфаты сизелерлек яхшырачак

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу җәйдә Казан Авиатөзелеш районының юл хезмәте юлларны капиталь ремонтлау өчен 30 миллион сум һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау өчен 8 миллион сум акча сарыф итәргә планлаштыра. Юлларны яхшыртуга акча шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Авитөзелеш районы хакимиятендә.

Бүгенге көндә Литвинов һәм Кошевой урамнарында юлларны капиталь ремонтлау эшләре тәмамлана. Литвинов урамында 13,5 мең квадрат метр мәйдан ремонтланган, ә Кошевой урамында – 5,5 мең квадрат метр. Якын көннәрдә Дементьев урамында 12 мең квадрат метр территориядә капиталь ремонт эшләре башлана. Квартал эчендәге территорияләрне ремонтлауга 8 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Авиатөзелеш районы хакимияте башлыгының торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү буенча урынбасары Евгений Варакин билгеләп үткәнчә, юлларны капиталь ремонтлауга зур күләмдә акча күптән бүленеп бирелмәгән – алдагы елларда бу максатларга аз акча сарыф ителгән.