Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан пассажир йөртүчеләре җәйге сезон рейсларына яңа тәртип кертте
Казан пассажир йөртүчеләре җәйге сезон рейсларына яңа тәртип кертте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казанда җәй айлары өчен пассажирларны автобуста йөртүнең җайлы системасы кертелде. Өстәмә автобус рейслары җомга һәм шимбә көннәренә өстәлә, чөнки бу көннәрдә пассажирлар агымы сизелерлек арта. Әмма автобусларга билгеләнгән төгәл өстәмә маршрутлар юк.
Җомга һәм шимбә көннәрендә өстәмә рейслар Чаллы, Бөгелмә, Нурлат, Түбән Камага кадәр башкарыла. Әмма расланган тәртип юк. Мисал өчен, җомга көннәренең берсендә Азнакайга кайтырга телгән кешеләр күп җыелган, ә менә Чаллыга, киресенчә, пассажирлар аз булган. Бу очракта Чаллыга өстәмә рейс булмый. Аның урынына Азнакайга кадәр рейс кертелә. Шулай итеп, өстәмә автобус рейслары пассажирлар агымына карап формалаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз