Казан елгачылары Россия төбәкләре заказчыларына хезмәт күрсәтә башлаган

Казан елгачылары Россия төбәкләре заказчыларына хезмәт күрсәтә башлаган

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). “Татфлот” судно йөрешле компания хезмәткәрләре заказчылар гаризалары буенча эшли башлаган. Аерым алганда, заказлар Ульян шәһәре предприятиеләре, оешмалары һәм шәхси компанияләреннән даими килә. Әлеге шәһәрнең елга флоты берничә ел элек финанс кыенлыклары булу сәбәпле үз эшчәнлеген туктаткан. Шул ук вакытта биредә яшәүче кешеләр үзләрен җәйге сезонда Идел буенча сәяхәт кылудан чикләргә теләми.

Заявкаларны “Адмирал” теплоходы командасы үти. Ульян шәһәреннән сорау булгач, “Адмирал” әлеге шәһәргә юл ала. Заказ бирүчеләр сәяхәт маршрутын үзләре билгели.

“Татфлот” судно йөрешле компаниясеннән хәбәр итүләренчә, соңгы вакытларда Татарстаннан да сәяхәт кылырга теләк белдерүчеләр күп. Мәсәлән, күптән түгел генә “Адмирал”да республиканың Тәтеш һәм Алексеев районнары заказчылары елга буйлап сәяхәт ясаган.

“Татфлот” гадәти пассажирлар йөртүне элеккеге тәртиптә башкара. Заявкалар буенча эшләү судно йөртешле компаниягә өстәмә табыш чыганагы булып хезмәт итә.