"Сәләт"тә яңалыклар

Гөлзифа МӨХЕТДИНОВА

“Сәләт” – Санкт-Петербургта

28 нче апрельдән алып 5 нче майга кадәр барлыгы 43 егет һәм кыз составында “Сәләт” беренче тапкыр музейлар шәһәре - Санкт-Петербургка сәяхәт кылды. Шулай “Сәләт”нең яңа сменасы – “Сәләт-Питер” барлыкка килде. Бу катлаулы эш “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов фатихасы белән башланып китте, ә оештыручылар – студент кызлар, Венера Галимова һәм Алинә Садреева. “Татарлар эзе буйлап” шигаре астында дәвам иткән сменанының төп максаты – Санкт-Петербургта безгә билгеле булган татар шәхесләре тормышына кагылышлы кызыклы фактларны ачыклау, яшәгән, эшләгән йортларын күрү.
Безнең җирлектә яшеллеккә күмелгән яз айларыннан аермалы, бу вакытта Санкт-Петербургта салкынча җилле һава торышы икән, бәхеткә, ел дәвамында буласы җитмеш җылы, аяз көннәрнең берничәсе безнең смена вакытына туры килде. Иркенләп, ләззәтләнеп шәһәр серләренә төшенә алдык. Бай эчтәлекле архитектур стильдә бик матур итеп төзелгән тарихи биналар, урамнардагы чисталык беркемне дә битараф калдырмас, мөгаен. Әйләнә-тирәгә карасаң, шәһәр үзәге бары тик музейлардан гына тора кебек, ләкин бу “музейларда” гади халык гомер итә икән, халкы да яшәү төбәгенә туры килә: үтә дә итәгатьле, тәрбияле, гади, ул киенү дисеңме, үз-үзен тотышымы - барысы да “Без - Санкт-Петребургтан, 300 елдан артык тарихы булган шәһәрдән”, дип кычкырып тора. Әйтерсең, халык та үзендә бу шәһәр рухын, тормышын саклап килә.
“Татарлар эзе буйлап” экскурсиясе вакытында бу җирлеккә татарларның бик күп еллар элек килеп утырулары ачыкланды, алар җирле халык белән керешеп, дус-тату яшәгән, үскән, оешмалар төзегән, аларны бербөтен итеп диаспора дип атавы да кыен. Шәһәрдә татар дөньясы белән бәйле шәхесләрнең (С.Максуди, Г.Тукай, А.Пушкин, Л.Гумилев һ.б.) эшләгән, яшәгән урыннары Питер халкына мәгълүм, бу шәһәрдә туып үскән, татар милләтеннән булган Альмира ханым безгә шул урамнар, тыкрыклар буйлап экскурсия ясады. Санкт-Петербургта XIX гасырларда татарларга яшәве бик кыен булган, үсеп китәргә мөмкинлек бирелмәгән, шуңа күрә мөселман мәхәлләләре вакытлыча арендага алынган фатирларга урнашкан, бер фатирдан икенчесенә күчеп йөри торган була. Мәчетләре дә булмый, шул сәбәпле Корбан, Ураза гаете кебек зур мөселман бәйрәмнәрендә халык билгеләнгән фатирларга җыелып намаз укыганнар. Шулай ук ул елларда хәйриячелек бик көчле була, татар зыялылары мәдрәсәләр ачуга, газеталар бастыруга, мохтаҗларга үз акчаларыннан мул гына өлеш чыгарган.
Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта татарлар төзегән оешмаларның берсе – “Татарстан”. Ул үз эченә Петербургта яшәүче татар яшьләрен туплаган. Аларның төп максаты – шәһәрдә яшәүче, читтән килгән татар яшьләрен бербөтен итеп туплау, Ислам диненең, гореф-гадәтләрнең асылына төшендерү, башка милләт халыклары арасында үзаңнарын формалаштыру. Максатларына ирешүдә беренче эшләре – ул шәһәрнең дискоклубларында татар дискотекалары оештыру, анда яшьләрне татар җырларына биетү, җырлату. Татар телендә без, казанлылыар, кебек яхшы аралаша белмәсәләр дә, минемчә, берләшеп яшәргә теләүләре – уңай күренеш.
“Сәләт” булгач, өстәмә дәресләрсез берничек тә булмый. Яшьләр үз сәләтләреннән тыш башка һөнәрләргә дә өйрәнергә тиеш, шуңа күрә төшке ашка кадәр берничә көн футболкага рәсем төшерергә, испан теленә, видеога төшерергә өйрәтә торган мастер-класслар оештырылды. Укытучылар – студентлар үзләре, ләкин алар биргән дәресләр алдагы тормышта кирәкле һәм файдалы. Соңыннан үз кулларыбыз белән иҗат иткән бизәкле футболкалар менә дигән истәлек булды.
Әлбәттә, Санкт-Петербургта булып берничек тә үзенең искиткеч фонтанлы паркы, бай сарайлары белән дан тоткан Петергофны, һәрбер экспонат янында торсаң да, карап чыгу өчен 15 ел таләп иткән Эрмитажны, Сарай мәйданын, төнлә бер-бер артлы ачыла торган күперләрне күрми, Фонтанка, Мойка, Нева елгаларында теплоходта йөзми, серле утларга төренгән төнге Санкт-Петербургта җәяү йөрми китү дөрес булмас. Шуңа күрә бу барлык матурлыкны без күрдек, хозурландык, илебез тарихында әһәмиятле урын биләгән Санкт-Петербург шәһәренә бәйле мөһим мәгълүматны тупладык. Невский проспекты буйлап атлауларга, шәһәрнең борынгы күперләренннән чыгуга, Нева елгасын, Фин култыгын күрүгә, Петр I, Екатерина II эзләре буйлап яр буйларында басып торуга ни җитә?! Смена ахырына килеп җиткәч, Нева елгасы буенда урнашкан тарихи шәһәрдән беркемнең дә китәсе килмәде.
Оештыручылар фикеренчә, киләсе елда шулай ук язгы матур көннәрдә бай эчтәлекле программа белән “Сәләт” утызлап бала составында бу шәһәргә сәяхәт кылачак. Димәк, “Сәләт-Питер” әле тукталып калмый, тулы куәтен алып алга ургыла.

“Сәләт”нең җәйге аланнары үз эшен башлап җибәрә

“Сәләт-Питер” "Сәләт"нең яңа аланы булса, быел җәйге сезонда инде ничә ел эшләп килә торган 9 алан гадәттәгечә үз эшен башлап җибәрәчәк: “Сәләт-Тел” (июнь), “Сәләт-Азнакай” (июль), “Сәләт-Раушан” (июль), “Сәләт-Рухият”(июль), “Сәләт-Бөгелмә”(июль), “Сәләт-Биләр”(июль), “Сәләт-Санак” (июль ахыры - август башы), “Сәләт-Аршан” (июль ахыры - август башы), “Сәләт-Шәхес” (август).
Һәр аланның үз үзенчәлеге, юнәлеше булган кебек, сезонны ачып җибәрә торган беренче алан – “Сәләт-Тел”нең үзенчәлеге бар. Исеме җисеменә бәйле – монда сәлкешләр төрле телләрне өйрәнеп кайтып китә алалар. Алан июнь аенда Казан шәһәре Лаеш районы җирлегендә урнашкан “Йолдызлы” лагере базасында эшли. Монда 18 көн дәвамында төрле милләт, дин вәкилләреннән 220 бала ял итә. Ләкин иң мөһиме – сәлкеш иң гади дәрәҗәдә булса да татар телендә аралаша белергә тиеш. Сәлкешләр төшке ашка кадәр белемнәр тупласа, төштән соң алар өчен төрле тематикадагы мастер-класслар, иҗади шәхесләр белән очрашулар оештырыла, ә бер көн тулысынча кунакка килгән чит ил кешеләре карамагына тапшырыла. Бу аланда, башка аланнардан аермалы буларак, төрле яшьтәге балалар ял итә, шуңа күрә чаралар да яшь аермасына бәйле аерыла. “Сәләт-Тел” аланының иң зур вакыйгасы – ул тарихи урында үтә торган “Иске Казан” җыены. Моңа сәлкешләр дә, әйдаманнар да бик нык әзерләнәләр, Иске Казан җирендә тарихи темага караган тамаша белән чыгыш ясыйлар, татар халкының гореф-гадәтен саклаган уеннарда, Сәләттуйда катнашалар. Кыскасы, җәйге каникул көннәрен күңелле итеп үткәрәләр.
“Сәләт-Раушан” сменасы икенче булып, шулай ук бу базада 220 бала (9-11 сыйныфлар) составында үтә. Бу аланның юнәлеше – олимпиадаларда, республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңгән балаларны интеллектуаль яктан тагын да үстерү. Алан программасының үзенчәлеге көчле укыту программасында: балалар көннең беренче яртысында төрле юнәлешләр буенча белем алалар, мәсәлән, “Математика”, “Информатика”, “Татар дөньясы”, “Журналистика”, “Ораторлык сәнгате”, “Физика”, “Психология” һ.б. Дәресләр иҗат остаханәләре, махсус курслар һәм тренинглар ревешендә үткәрелә һәм аларны республикабызның зыялы шәхесләре алып бара. Уку-укыту процессыннан кала программа балаларның психологик һәм физик сәламәтлеген ныгытуга, аларның эмоциональ хәлен яхшыртуга нигезләнгән.
Шушы җирлектә өченче смена – 5-11 сыйныф укучылары өчен “Сәләт-Санак”. Төп юнәлеше – информатика һәм информацион технологияләр. Аланда ЦИТ КМРТ һәм “XI гасыр” фирмасы ярдәме белән югары тизлекле Интернет үткәрелгән. Аланда 11дән алып 16 яшькәчә балалар ял итә. Максаты - балаларның яңа информацион технологияләр өлкәсенә караган белемнәрен үстерү, шул белемнәрен республиканың яңарыш процессларында, фәннең төрле өлкәләрендә кулланырлык белгечләр әзерләү. Аланда смена дәвамында нәшрият үзәге эшли, «Винчестер» газетасы чыга. Аланның инде беренче сайты да төзелгән.
“Сәләт-Шәхес” җәйге аланы “Сәләт”нең йомгаклау сменасы булып тора. Ул 4нче смена вакытында эшли. Анда 220 бала җыю планлаштырыла. Ул быел КВН юнәлешендэ эшли башлый. 18 көн дәвамында балалар актерлык осталыгын, ораторлык сәнгатен, сәхнә-режиссерлык нигезен, сәхнәдә үз-үзеңне тоту һәм башка яңа юнәлешләрне үзләштерәләр. Лагерь 5-11нче сыйныф укучылары өчен оештырыла. Сменаның максаты – конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.
“Сәләт-Бөгелмә” аланы Татарстан республикасының Бөгелмә районында уза. Аның программасы интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә район яки республика күләмендә уңышларга ирешкән 100дән артык баланың җәйге ялын һәм өстәмә белем алуын оештыруны күздә тота. Шул максат белән аланда махсус курслар, иҗади остаханә, мастер-класслар үткәрү каралган. Татарстан вузларыннан килгән тәҗрибәле укытучылар түбәндәге юнәлешләрдә эш алып бара.
“Сәләт-Азнакай” сменасы Татарстан республикасының Азнакай районында уза. Ул актив, аралашучан һәм туризм белән кызыксынучы, 7-11 сыйныф укучылары өчен, июнь азагыннан алып июль уртасына кадәр оештырыла. Аланда 80 бала ял итеп, саләмәтлеген саф һавада ныгыта.
“Сәләт-Биләр” – тарихи-экологик юнәлешле алан. Катнашучылары – нигездә татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы 7-11 нче сыйныф укучылары. Балалар татар халкы тарихы, мәдәнияте, Болгар һәм Биләр ханлыгы тарихы буенча белем ала. Шулай ук һөнәрчелек төрләре: балчыктан, агачтан төрле савытлар ясау, тире мозаикасы һ.б. белән шөгыльләнә. Кайбер дәресләрне алып бару өчен танылган рәссамнарны чакыру күркәм бер традициягә әйләнгән. Һәр ел саен Республика күләмендәге Биләр фестивалендә “Сәләт-Биләр” аланы һәр ел хуҗа буларак актив эшчәнлек алып бара.
Һәр ел Әлмәт шәһәренең “Каенкай” ял итү базасында июнь азагыннани “Сәләт”нең кызыклы һәм күңелле “Сәләт-Рухият” сменасы башлана. Монда күбесенчә сәнгатькә басым ясала. Монда Фәрит Бикчәнтәев мәктәбендә укып, үзеңне театр өлкәсендә сынап карарга мөмкинлек бар. Сәлкеш өчен үз күзаллавын киңәйтүгә мантыйк дәресләре, брейн-ринглар үткәрелә, шулай ук төрле мастер-класслар оештырыла.
“Изге Чишмә” чатыр-аланы “Сәләт” фонды, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы тарафыннан студентлар һәм “Сәләт” ветераннары өчен оештырыла. Республика һәм РФ югары уку йортларында белем алучы сәләтле яшьләр 2000нче елдан җәйге ялларын бергә чатыр аланында үткәрү мөмкинлегенә иреште. Алан Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгында оештырылды. “Изге Чишмә” аланы үз эшен июнь азагында, җәйге сессия тәмамлангач, башлап җибәрә. Студентлар монда тарих, экология, туристик әзерлек юнәлешләрендә тирәнтен белем алалар, алган белемнәрен гамәлгә ашырып карыйлар. Алан программасы студентларда лидерлык, оештыру сыйфатларын ачыклау һәм үстерү максаты белән корылган. Биләр тыюлыгында үткәрелә торган “Сәләт” балалар һәм яшьләр фестивален әзерләү һәм үткәрү бу юнәлештә зур бер тәҗрибә булып тора.
“Сәләт–Аршан” диңгез буенда урнашкан Анапа шәһәренең “Приазовец” балалар ял аланында үтә. Алан эшчәнлеге “социаль лидер” махсус программасы нигезендэ эшли. Үткәрү вакыты июль - азагы август уртасы. Аланда 7-11 сыйныфларда, югары уку йортларында укучы актив, төрле яктан сәләтле балалар һәм студентлар катнаша ала. Программада спорт һәм сәләмәтләндерү, дәвалау-савыктыру чараларыннан кала, түгәрәк өстәлләр, очрашулар, диңгез ярында комнан “Сәләт” йолдызын, сыннар ясау, “Аршан моңы” автор-башкаручылар бәйгесе, үзешчәннәр фестивале, спорт уеннары, кичке чаралар үткәрелә.
Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды һәм Яшьләр Үзәге “Сәләт” ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе белән берлектә ТР Министрлар кабинеты ярдәме белән Биләр дәүләт тарихи-археологик табигый музей-тыюлыгы территориясендә 1997 елдан башлап “Сәләт” балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗатының Республика фестиваль-конкурсын уздыра. Монда һәр ел “Сәләт-Биләр”, “Сәләт-Раушан”, “Сәләт-Рухият”, “Сәләт-Азнакай”, “Сәләт-Бөгелмә”, “Изге Чишмә” аланнары катнаша.
Җәйге аланнар турында тулырак мәгълүмат selet.biz сайтында бирелгән.

“Сәләт” тарихында беренче тапкыр

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “Сәләт” балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗатының XV Республика фестиваль-конкурсында 2011 елның 10 июленнән биргән №ПР-123 йөкләмәсе нигезендә, быел 2012 елның 4 июленнән алып 10 июльгә кадәр тарихта беренче тапкыр Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында 3000 кеше катнашында “Сәләт” Халыкара яшьләр укыту форумы үтәчәк.
1 июльдән 4 июльгә кадәр Биләр тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан чатыр шәһәрчегендә Болгар форумын әзерләү һәм үткәрү эшендә катнашучы әйдаманнар, волонтерлар һәм модераторлар өчен тренинг буенча мәктәп-семинар оештырылачак.
Форум кысаларында зур фәнни-укыту һәм мәдәни программаны тормышка ашыру, тематик мәйданчыклар һәм республика, Россия Федерациясенең танылган шәхесләре белән очрашулар оештыру, Ислам конференциясе оешмасы илләреннән һәм ЮНЕСКОдан яшьләр делегацияләрен кабул итү планлаштырыла.
Бу вакытта “Сәләт” берләшмәсе ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Спасс муниципаль районы администрациясе, Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгына нигез салучылар һәм аның җитәкчелеге белән берлектә ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә китерелгән йөкләмәләрне үтәү буенча Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Карары нигезендә шулай ук тарихта беренче тапкыр “Сәләт-Болгар” чатыр профильле сменасын оештыру эшен алып бара. Әлеге смена Болгар музей-тыюлыгы территориясендә 2012 елның 3 июленнән алып 10 июленә кадәр 500 кеше составында булачак. Моның кадәр баланың “Сәләт”нең әле бер аланында да җыелганы юк иде.
Сменаның программасы Болгарның тарихи-мәдәни мирасы белән танышу, казу эшләрендә катнашу, фәнни-тематик мәйданчыклар төркемнәре составында эшләү, республика, Россия күләмендә һәм халыкара дәрәҗәдә танылган фән, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре белән очрашуларны үз эченә ала.
Форумда һәм сменада 7-10 сыйныф чыгарылыш укучылары, район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар катнаша ала.
Катнашу өчен гаризаны 2012 елның 10 июненә кадәр электрон почта аша җибәрергә кирәк: mc.selet@gmail.com яки факс буенча: 293-82-00, 293-37-69.