news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанның метро төзүчеләре башкарган эшләре буенча Мәскәүдә хисап тота

^Казанның метро төзүчеләре башкарган эшләре буенча Мәскәүдә хисап тота

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 18 мартта Федераль төзелеш һәм ТКХ агентлыгында Казанның метрополитены төзелешен контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышы була. Мәскәүгә киңәшмәгә заказчылар, генподрядчылар, субподрядчылар һәм оешма вәкилләре чакырылган. Әгәр элек Казан метрополитенын төзелеше буенча утырышлар Федераль төзелеш һәм ТКХ агентлыгында ашыгыч очракта гына үткәрелсә, хәзер эшче төркемнең утырышлары ай саен уздырылачак. Бу юлы "Татар-информ" агентлыгына метрополитен төзелеше буенча идарә җитәкчесе Михаил Пузырев хәбәр итүенчә, казанлылар төгәл график буенча баручы метрополитенның беренче җибәрү комплексының төзелеше турында хисап тотачак. Бүгенге көндә проектта каралган 11000 метр озынлыкның 952 метрын үтәсе калган. Хәзер бу эшне өч тау проходчигы комплексы башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot