Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Җиңү проспекты» станциясендә административ-көнкүреш комплексы төзелгән
«Җиңү проспекты» станциясендә административ-көнкүреш комплексы төзелгән
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казанның метро төзүчеләре «Җиңү проспекты» станциясен төзегән вакытта кирәк булачак административ-көнкүреш корпусларны торгызды, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына "Казметрострой" МУП башлыгы урынбасары Вениамин Тәрҗеманов.
Искә төшереп үтәбез, метро төзүчеләргә чираттагы станцияне төзергә керешкәнче остаханә, көнкүреш комплексы, бер сүз белән әйткәндә, төзелеш вакытында инженер-техник персоналны урнаштыру өчен шәһәрчек кирәк. Эшчеләр өчен тиешле шартлар – душ бүлмәләре һәм киенү, кием киптерү урыннары ачыла. Метро төзүчеләр мондый административ-көнкүреш комплексын «Җиңү проспекты» станциясе булачак урында торгызган. Бу пункт җитәкчегә, корылмалар инженер-техник персоналга, механика һәм столяр цехлары, көнкүреш комплексы эшчеләргә билгеләнгән. Моннан тыш, станция төзеләчәк мәйданда планлаштыру эшләре үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз