Казанның ЗАГС бүлекләрендә фидакарь хезмәт куйган хезмәткәрләрне тәбрикләделәр

Казанның ЗАГС бүлекләрендә фидакарь хезмәт куйган хезмәткәрләрне тәбрикләделәр

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Закирова). Бүген Казан Ратушасында Россия ЗАГС органнарының 90 еллыгын билгеләп үтүе уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Мәгълүм булганча әлеге дата агымдыгы елның 18 декабренә туры килә. Ратуша бинасына башкалабыз районнары ЗАГС бүлекләренең үз эшенә бирелгән кешеләрен, быел алтын туйларын билгеләп үтүче парлар җыелган иде. Моннан тыш утырышлар залының беренче рәтләрендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчсе Клавдия Новикова, , ТР мәдәният министры урынбасары Айрат Гайнетдиновны Казан башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Башкарма комитетның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева да күреп булды.

Әлеге чара театральләштерлгән шоу белән башланып китте. Аннан соң сүз Альбина Шәвәлиевага бирелде һәм ул Татарстан башкаласында гражданнар торышы актларын теркәү бүлекләренең эшчәнлеге турында сөйләп узды.

“ЗАГСта һәрчак ике яклы каршылык яшәп килде: табыш шатлыгы һәм югалту кайгысы, куаныч тулы котлаулар һәм тыныч кына гафу үтенү сүзләре бергә үрелеп барды”, - дип ассызыклап үтте ул. Мәгълүм булганча, башкалабызда бүгенге көндә ЗАГС идарәсе һәм аның районнарда алты бүлеге бар. Анда бала туу, никахны рәсми теркәү, никахны өзү, атаның баласына исемен бирү, исем алыштыру процессларны башкарыла. Һәр кешенең тормышында истә калырлык бу мизгелләр Казанда 69 кеше тарафыннан башкарыла.

Казанда ай саен диярлек 50, 60, 70 ел бергә яшәгән парларны тәбриклиләр. Агымдагы елның 11 ае буенча алынган мәгълүматларга караганда, 1101 гаилә - 50 еллык, 99 гаилә – 60 еллык һәм өч пар никахының 70 еллыгын бәйрәм иткән.

Билгеле ки, Россиядә ЗАГС 1917 елда “Гражданнар никахы, балалар, гражданнар торышы актлары китабын алып бару турындагы” декрет нигезендә оешкан. Ул чакта ЗАГС органы эчке эшләр бүлегенә караган. Казандагы идарә исә 1978 елда беренче тапкыр үз ишекләрен ача. Россия күләмендә алганда, ЗАГС органнары “Гражданнар торышы актлары турындагы” РФ законы һәм “Гаилә кодексы” буенча эшли.

Бу турыда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе җитәкчесе Клавдия Новикова сөйләп узды. Ул Казан ЗАГСсында Республика документларның өчтән бере теркәлүен, районнардагы бүлекләрдә эшнең җиренә җиткерелеп башкарылуын хәбәр итте. К.Новикова бигрәк тә Яңа Савин һәм Совет районнарындагы бүлекләрнең эшчәнлеген югары бәяләде һәм Мәскәү районы ЗАГС бүлегендә никахлашу йолаларының үзенчәлекле булуын искәртте.

Моннан тыш Клавдия Новикова Казан ЗАГС бүлекләрендә эшләүче Эльмира Сарьянова, Гөлнара Хафизова, Гөлсинә Сөләйманова, Гөлсинә Васильева, Елена Гусинаны РФ Президенты йөкләмәсе буенча ТР Президентының “Казан меңьеллыгы истәлегенә” күкрәк медален тапшырды. Бүген Казан ЗАГС идарәсен җитәкләүче Альбина Шәвәлиевага да ТР Министрлар Кабинетның ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды.