Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Таттелеком”га “ТВТ” компаниясен кушалар
“Таттелеком”га “ТВТ” компаниясен кушалар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Таттелеком” ААҖнә (ТТК) Интернет-, ТВ- һәм телефон хезмәтләре күрсәтүче оператор “ТВТ” ТРК” ААҖ кушылачак. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТТКның генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин хәбәр иткәнчә, тиешле документлар Федераль финанс базарлар хезмәтенә теркәлүгә җибәрелгән инде.
Искәртеп үтәбез, агымдагы елның апрелендә ТТК һәм “Казан шәһәре телефон челтәре” ААҖ берләште. Ел нәтиҗәләре буенча ТТКның монтажланган сыйдырышлыгы - 870 мең номер, эшчеләрнең уртача саны 6930 кеше булырга тиеш. Августта “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов үз компаниясенең телекоммуникацион активлардан арынырга ниятләвен белдерде. Күптән түгел ТАИФ телефон операторы “ИнтелСет” ААҖне ТВТга кушты. Хәзер берләштерелгән компаниянең күп каналлы кабельле аналог һәм цифрлы телевидениесе, киң полосалы Интернет, үткәргечле радио һәм телефония, VoIP хезмәтләренең 810 меңнән артык абоненты бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз