Казан рәссамнары сәнгатькәр Альберт Шакиров истәлегенә күргәзмә ача

“Казан” милли мәдәният үзәгенә картиналар күргәзмәсенә килүчеләр кыска метражлы “Бабай” фильмын да тамаша кыла ала

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Иҗат активлыгының иң уңышлы чагында моннан 2 ел элек фанидан бакыйга күчкән, үзеннән соң сәнгатьнең төрле өлкәләрендә якты эз калдырган сәнгать белгече, кино тәнкыйтьчесе, режиссер Альберт Шакировны (1964-2008) казанлылар, иҗатташлары онытмый. Иртәгә, 14 октябрь көнне, 15.00 сәгатьтә “Казан” милли мәдәният үзәгендә ачылачак Казан рәссамнары күргәзмәсе әлеге шәхес истәлегенә багышлап оештырыла да.

Проект координаторы сүзләренчә, Альбертның рәссам дуслары шушы иҗат проектын гамәлгә ашыру башлангычы белән чыккан. Күргәзмәдә 30дан артык рәсем сәнгате һәм графика үрнәкләре тәкъдим ителә, аерым алганда, анда Альберт Тимершин, Озад Хәбибуллин, Виктор Тимофеев, Александр Шадрин, Әлфия Ильясова, Булат Гыйльфанов, Әнвәр Сәйфетдинов, Альфрид Шәймәрданов, Василий Бусов, Ирек Мусин, Марат Яушев һ.б.лар үзләренең иҗат җимешләре белән катнаша. “Казан” милли мәдәният үзәгенә күргәзмәгә килүчеләр исә кыска метражлы “Бабай” фильмын тамаша кыла алачак. Альберт Шакировның шушы режисерлык эше “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестиваленда призга лаек булуын да искәртик.

Казан дәүләт университетының тарих факультетын, ВГИКның режиссерлык факультетын (Всеволод Шиловский остаханәсендә) тәмамлаган Альберт Шакировны дуслары, талантлы булуы өстенә, гел эзләнү халәтендә яшәгән иҗатчы, дип бәяли. “Казан” милли мәдәният үзәгендәге Милли мәдәният музеенда дистә елдан артык фәнни хезмәткәр буларак хезмәт куйган А.Шакиров экспозиционер сыйфатында йөзләрчә сынлы сәнгать күргәзмәсе оештырган, якшәмбе киноклубын алып барган, берничә документаль фильм төшерергә өлгергән.