Илсур Метшин: “Медицина офислары һәр бистәдә булачак”

Илсур Метшин: “Медицина офислары һәр бистәдә булачак”

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген Казан яны Кече Клыки бистәсендә Казан мэры Илсур Метшин һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Айрат Фәррахов катнашында гомум практика табиблары офисы ачылды.

Алтынчы шәһәр хастаханәсе филиалы булган гомум практика табиблары офисы "Сәламәтлек" илкүләм проекты кысаларында һәм Халыкара төзекләндерү һәм үсеш банкы тарафыннан каралган 5 миллион сум күләмендәге грант ярдәмендә төзелде.

Әлеге бинаның гомуми мәйданы - 200 квадрат метр, ул педиатрия, гомум практика бүлеге һәм яшәү өчен каралган бүлмәләрдән тора. Монда бүгенге көндә ике гомум практика табибы: педиатр һәм терапевт эшли.

Табиб-педиатр Алсу Шакировага мэр бүген ике бүлмәле фатир ачкычын тапшырды. Ул анда эшләү дәверендә яшәячәк. Табибның торагы шушы ук бинада урнашкан булуы сәбәпле, халык тәүлек буе мөрәҗәгать итә алыр дип фаразлана.

Гомум практика табибы беренче медицина ярдәмен күрсәтергә, терапевт белешмәсен бирергә, электр кардиограммасы тикшерүен, лаборатор диагностика хезмәтен күрсәтергә сәләтле. Шулай ук һәр айның икенче һәм дүртенче шимбә көнендә бирегә 6нчы шәһәр хастаханәсенең тар белгечлек табиблары киләчәк. Монда исә халыкны офтальмолог, невролог, хирург, гинеколог, физиотерапевт һәм башка белгечләр кабул итәчәк.

Киләчәктә әлеге учреждение гаилә табибы офисы буларак та эшләр дип көтелә. Кече Клыки, Зур Клыки һәм Константиновка бистәләре халкы шунда килә ала.

Педиатрның 4 сәгать вакыты халыкны кабул итүгә каралган, 3 сәгать дәвамында өйләргә барып дәвалаячак һәм аның карамагына кергән балалар янында булачак. Бүгенге көндә әлеге өч бистәдә барлыгы 2772 кеше санала, шуларның 804ен 18 яшькә кадәрге, 51ен 1 яшь тулмаган балалар тәшкил итә.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, гомум практика табиблары офисында халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансерлаштыру өчен барлык шартлар тудырылган.

"Гади генә белешмә өчен дә элек шәһәргә кадәр йөрисе иде. Хәзер халыкка уңайлыклар каралды. Башкала һәм шәһәр яны бистәләре халкы лаеклы булырлык медицина офислары һәр бистәдә булдырылачак. Чиратта Кадыш, Петровский, Колсәет, Коры Елга бистәләре тора", - диде Илсур Метшин.