Казан хакимияте татар теле үсеше өчен көрәшергә ниятли

Казан хакимияте татар теле үсеше өчен көрәшергә ниятли

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казан Башкарма комитеты органнары җитәкчеләренең бүген үткән аппарат киңәшмәсендә Казанда яшәүче халыкларның телен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру барышы буенча фикер алышынды. Программаның үтәлеше буенча телләр үсеше бүлеге башлыгы Ирек Арсланов хисап тотты.

Республикада һәм башкалада татар теле үсеше өчен шартлар бар. Ул икенче дәүләт теле статусын йөртә, шуңа күрә анны көндәлек тормышта кулану өчен зур мөмкинлекләр бар. Ирек Арсланов бу уңайдан Башкарма комитет органнарына тиешле учреждениеләрдә татар телен куллануны тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Шулай итеп, кулланучылар өлкәсендә татар телендә сөйләшүне үстерергә, үз сәүдә нокталарында сатып алучылар өчен ике телдә мәгълүмат элмәүче шәхси эшмәкәрләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк. Транспорт комитетына автобус һәм троллейбусларда ике телдә «сөйләүче» автоинформаторлар куярга тәкъдим ителгән. Ә менә мәгълүмат белән тәэмин итү хезмәтләрендә проблемалар бар. Күп кенә операторлар татар телендә бирелгән сорауга җавап бирә алмый, өстәвенә андый клиентларга бик яхшы мөнәсәбәттә түгел.

Казанның шәһәр төзелеше уставына элмә такталарны, йорт номерларын элгәндә, рекламада татар телен киңрәк куллану турында үзгәрешләр кертелгән. Шул ук вакытта шәһәр төзелеше комитетында юл күрсәткечләренең дөреслеге өчен җавап бирүче кеше юк. Нәтиҗәдә, еш кына хаталы элмә такталар пәйда була.

Хакимият хезмәткәрләре дә үз эшләрендә татар телен даими кулланмый. Утырышта билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Казанда ике телдә бары тик сессия беркетмәләре генә нәшер ителә, ә калган документлар бары тик рус телендә генә языла. Шуңа күрә татар телен саклау өчен көрәшне шәһәр хакимияте үзеннән башларга карар кылган.