Бу сезонда Казанда барлыгы 4 млн. данә тирәсе төрле чәчәк утырту күздә тотыла

Хәзергә 6 мең кв.м мәйданда 300 мең данәдән арык лалә һәм нәркис утыртылган

(Казан, 13 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Узган елдагыдан бераз соңарып булса да, Казан чәчәкләргә күмелә бара. Республика башкаласының шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы - “Горводзеленхоз” муниципаль унитар предприятиесе оста куллары 300 мең данәдән арык лалә һәм нәркисләрне 6 мең кв.м гомуми мәйданда утыртып чыкккан. Бу сезонда Казанда барлыгы 4 млн. данә тирәсе төрле чәчәк утырту күздә тотыла.

 

Хәзерге вакытта әлеге хуҗалык теплицаларында шәһәр клумбаларына утырту өчен казанлылар һәм шәһәребез кунакларының күзләрен көзгә кадәр иркәләрлек итеп чәчәк үсентеләре үстерелә. Казан мэриясеннән алынган мәгълүматларга таянып шуны әйтеп була: шәһәрдә вертикаль яшелләндерү элементы 700ләп данә санала, күләмле чәчәк утырту фигуралары 49 урында булдырылган. Соңгылары майның икенче яртысыннан башлап, төнлә кырау төшмәслегенә тулы ышаныч булгач кына, аллы-гөлле чәчәкләргә күмеләчәк.