Казанның быел төзекләндерелергә тиешле юллары, ишегаллары исемлеге билгеле булды

ТР Хөкүмәтенең былтыр декабрьдә кабул ителгән 967 нче карары белән, юллар ихтыяҗына 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән

 (Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда быелга тәгаенләнгән юл төзәтү, төгәлрәге, капиталь төзекләндерү һәм чокырлар ямау эшләренә, ТР Хөкүмәтенең былтыр декабрьдә кабул ителгән 967 нче карары белән, 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән, шуның 500 млн сумы ишегаллары территорияләрен һәм кварталларга керү юлларын капиталь төзекләндерүгә, 300 млн сумы шәһәр юлларын төзекләндерүгә һәм 200 млн сумы бистә юларына вак таш җәяргә тотылачак.

Шул рәвешле, шушы финансланган кадәр суммага Казанның 215 торак йорт турысындагы 85 ишегалды һәм кварталга керә торган 25 юл төзекләндерү күзаллана, тәртипкә китереләсе территориянең гомуми мәйданы – 240 мең кв.м тирәсе. Әлеге эшләр нәтиҗәсендә, 3 мең урынга яңа парковкалау урыннары барлыкка киләчәк, дип вәгъдәләде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары – тышкы уңайлыклар булдыру комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Аның сүзләренчә, 2011 елдан бирле һәм 2015 елда эшләнәсе эшләрне санап, Казанда 1060 ишегалды, ягъни ремонт таләп ителгәннәрнең 30 проценты тәртипкә китереләчәк.

Казан тирәсендәге 83 бистәнең 35ендә республика бюджеты хисабына 84 юлга вак таш җәеләчәк: эшләнәсе эшнең гомуми мәйданы – 250 мең кв.м. Иң күп транспорт йөри торган юллар өслегенә асфальт-бетон салу ниятләнә, дөрес, монысы - шәһәрнең муниципаль юл фонды хисабына. “Быел шәһәр урамнарындагы юлларда 170 мең кв.м-дан артык мәйданда асфальт-бетон япма торгызылачак.

Эшне нәтиҗәлерәк итү йөзеннән, яңа япма зур карталар рәвешендә җәеләчәк. Тирәсендәге йортларга капиталь ремонт ясалып, торбалары алыштырылгач кына ишегалларына капиталь ремонт килә ала, дип аңлатма бирде И.Куляжев.

Норматив буенча, юлларга 5-7 ел саен ремонт ясалырга тиеш, чынлыкта, Казанда 20 еллап ремонт күрмәгән юллар бар. Ел да 4,5 млн кв. м юл төзекләндерергә тиешбез, ләкин акча җитми, шуңа, транспорт тоткарлыксыз үтеп йөри алсын өчен, юлларга ямау салу белән шөгыльләнергә мәҗбүрбез, дип сөйләде ул соңыннан журналистларның сорауларына җавабында.

Аерым алганда, хәзерге вакытта Казанда юллар 22 млн кв. м, ишегаллары 6 млн кв. м гомуми мәйдан тәшкил итә.

Быел капиталь төзекләндерәсе торак йортлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, шулай ук капиталь төзекләндерәсе һәм ямыйсы юллар, тәртипкә китерәсе ишегаллары исемлеге белән Казан каласы сайтында якыннанрак танышырга була.