Казанның Вахитов районында хезмәт хакы 600 кешегә вакытында түләнелми

Бурычларның гомуми күләме хәзер 45,5 млн. сум, дип белдерде район башлыгы Р.Шакиров

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре хакимияте аппаратының «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Вахитов районның үсеш перспективалары темасына доклад белән чыккан район хакимияте башлыгы Руслан Шакиров билгеләп үткәнчә, 83 мең кеше яшәгән 25,8 кв.км мәйданлы район Казанның 6 процент территориясен генә биләп тора, ә халкы казанлыларның 7,4 проценты гына. Шулай булса да, эшләүче казанлыларның 33 проценты Вахитов районы оешмаларында хезмәт куя. 

 Узган ел ахырында үзен сиздерә башлаган дөньякүләм финанс кризисының тискәре йогынтысы буларак район башлыгы керемнең кискен кимүен, мәсәлән, былтыргы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, предприятиеләрнең кереме 41,2 процентка азаюын, шул ук вакытта чыгымнарның 2,6 тапкырга үсүен аерым телгә алып, билгеләнгән срок чикләреннән чыккан кредиторлык бурычы 1,9 тапкырга артуын белдерде. Район предприятиеләре һәм оешмаларына инвестицияләр күләме кыскара баруын, быел ярты елда аларның суммасы 13,82 млрд. сум тәшкил итүен, бәяләрне чагыштырганда, моның былтыргы беренче ярты еллыктагыдан 17,5 процентка кимрәк икәнен әйтми калдыра алмыйм, дип игътибарны юнәлтергә тырышты Р.Шакиров.

Предприятиеләрнең күпчелегендә уңышсызлыкларның төп сәбәбен район башлыгы әйләнештә средстволар җитмәүдән дип аңлата. «Банк системасының акчалата түли алу сәләте кризисы предприятиеләргә кредит ресурслары алуда тискәре шартлар китереп чыгарды. Агымдагы чыгымнарны финанслау проблемалары нәтиҗәсе буларак район предприятиеләрендә һәм оешмаларында  уртача хезмәт хакы үсешенең темпы кимеде һәм 8 айда 19 мең 22 сум тәшкил итте. Шулай да, шәһәр районнары арасында ул иң зурысы санала», - дип шәрехләде Вахитов районы хакимияте башлыгы.

Шул ук вакытта, 1 октябрь мәгълүматлары буенча, предприятиедә эшләүче 600 кешегә вакытында хезмәт хакы түләнелми, бурычның гомуми күләме хәзер 45,5 млн. сум булса, моңарчы ул 84,3 млн. сумга җыелган булган һәм мәсьәлә контроль-күзәтчелек органнары катнашында гына хәл ителеп, хәзер дә аларның күз уңында кала бирә.

Районда 700 кеше эшсезлек буенча теркәлү узган, чөнки 130дан күбрәк предприятие 800 чамасы хезмәткәрен эштән азат иткән. Районның эшче куәтен саклап калу юнәлешендә аларны түләүле җәмәгать эшләренә җәлеп итү киң кулланыла, әйтик, предприятиеләрдә һәм оешмаларда булдырылган 3152 эш урынының 1762се бүген буш түгел. Эшсезләрнең 19ы үзенең эшен башлап җибәрү өчен 1,058 млн. сумлык субсидия алган, дип белдерде Р.Шакиров.