news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Яңа Савин районында су бирү вакытлыча туктатыла

Яңа суүткәргеч үзәк суүткәргечкә тоташтырылачак

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районында су белән тәэминат вакытлыча туктатылачак. 

Су белән тәэмин итүне яхшыртү йөзеннән, Яңа Савин районының Ямашев проспекты буенча яңа суүткәргеч салынган. Ул үзәк суүткәргечкә 15 сентябрь көнне тоташтырылачак. Шуңа бәйле рәвештә, 15 сентябрь көнне иртәнге 8 дән 16 сентябрь иртәнге 6 га кадәр Ямашев урамы, 29а, 46/33 адреслары буенча су бирү туктатылып тора.  

Сулы автоцистерналар белән тәэмин итү, алынган заявкалар буенча башкарылачак, дип хәбәр итә "Су каналы" МУП.  

news_right_1
news_right_2
news_bot