Казанда яшәүчеләр бушлай юридик ярдәм алачак

Татарстан башкаласында Хокукый ярдәм көне уза

 (Казан, 12 май, «Татар-информ»). 18 майда Казанда яшәүчеләргә профессиональ юристлардан пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мирас һәм милек низаглары буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге булачак.

Хокукый ярдәм көнен халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм гражданнарга хокукый мәгълүмат бирү максатыннан,  ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле белән бергә, Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге үткәрә.

Гражданнарның сорауларына ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Аппараты, ТР прокуратурасы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Адвокат палатасы, ТР Нотариаль палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге вәкилләре җавап бирәчәк.

Очрашуга 279-25-99, 279-25-02 телефоннары буенча язылырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР да Кеше хокуклары буенча вәкаләтле матбугат хезмәтендә.

Хокукый ярдәм көне 18 майда, 15-18 сәгатьләрдә Казан, Пушкин урамы, 8 а йортында (Казанның Вахитов районы Пенсия фонды идарәсе) узачак.