^"Дальавиа" авиакомпаниясе Казан аша узачак яңа маршрутны җайга сала

^"Дальавиа" авиакомпаниясе Казан аша узачак яңа маршрутны җайга сала

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). "Казан" Халыкара аэропорты кассалары хезмәткәрләре Хабаровски - Новосибирск - Казан - Киев яңа авиация маршруты буенча билетлар сатарга кереште. Пассажирларга бу юнәлештә "Дальавиа" авиакомпаниясенең ТУ-154 М самолетлары хезмәт күрсәтәчәк. "Казан" Халыкара аэропорты хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, яңа маршрут Татарстан пассажирларына кирәк булачак, чөнки Киевка йөрү ике ел элек туктатылган булган, Хабаровскига самолетлар 2004 елның җәеннән бирле очмый, ә Новосибирски - республиканың авиапассажирлары өчен бөтенләй яңа юнәлеш. Белгечләр, самолетлар буш булмас дип саный, чөнки Казан фирмалары вәкилләре коммерция мәнфәгатьләре буенча нәкъ шушы шәһәрләрдә булырга омтыла. Самолетлар атнага ике тапкыр – җомга һәм шимбә очачак. Җомга аэробус Казанга Хабаровскидан, ә шимбә – Киевтан очып киләчәк.