Казан юлларының кайберләре янә ябылып тора

Бу Универсиада кысаларында ярыммарафон уздыруга бәйле

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). XXVII Универсиада кысаларында ярыммарафон Кремль яры буе – Киров дамбасы – Несмелов ур. – Краснококшайская урамнары буйлап (Большая Крыловка ур. чатына кадәр) 12 июльдә 00.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр уздырылачак, шуңа юлда хәрәкәт итүгә чикләүләр кертеләчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр җәмәгать транспорты маршрутына үзгәрешләр кертелә:

10, 10а, 30, 53, 63, 72 нче маршрут автобуслары Киров дамбасы аша түгел, ә Ленин дамбасы аша Краснококшайская – М.Вахитов – Декабристлар ур. буенча үтеп, аннары үз маршрутлары буенча хәрәкәт итәчәк;

“Привокзальная – “Әмәт” метро станциясе” маршруты буенча 2 нче номерлы автобус Привокзальная урамыннан “Серп и Молот” тукталышына кадәр Клара Цеткин урамы буйлап ике якка да хәрәкәт итәчәк;

30, 44, 45, 49 нчы автобуслар маршруты кыскартыла;

“Солнечный город” – Тимер юл вокзалы” маршруты буенча йөри торган 5 нче трамвай Короленко урамында яки Халитов урамы буйлап элмәк ясап борыла торган итеп оештырыла;

4 һәм 10 нчы троллейбуслар, “Химическая ур. – Тимер юл вокзалы” маршруты буенча йөри торган 1 нче трамвай бөтенләй туктатылып торачак.

Шуларга өстәп, 17 июльгә кадәр көн дә Универсиада авылыннан уенчылар автобуслары белән чыккан чакта Ак.Парин урамы буйлап Х.Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәр арада шәхси транспорт өчен юл ябык була.