Казан шәһәре депутатлары РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертү буенча эш башлады

Бүген шәһәр Думасы сессиясендә шуның буенча ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгать кабул ителде

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының 41 нче сессиясендә депутатлар, ТР Дәүләт Советына “Россия Федерациясенең Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проектын әзерләп, закон чыгару инициативасы белән РФ Дәүләт Думасына чыгу буенча мөрәҗәгать кабул итте.

 

Анда исә муниципалитетларга җиргә салым буенча салым түләүчеләрнең аерым категорияләренә айлык аванслар билгеләүгә хокук бирү турында сүз бара. Моннан кала, салым түләүчеләрнең төрле категориясе өчен дифференцацияләнгән салым ставкалары билгеләүгә хокук бирелү дә муниципалитетларга ярашлы булачак, дип табылды. Сессия эшенә рәислек иткән мэр Илсур Метшин сүзләренчә, бу бары тик муниципаль шәһәрләргә генә кагыла, ә муниципаль районнар бөтенләй күздә тотылмый. Җиргә салым исә җирле салым булып, муниципаль бюджетның төп керемнәренең берсен тәшкил итә, төгәлрәге, бюджетның салымнан керемнәренең (ә алар барлыгы – 7)  25 проценты. Элек әлеге салым ай саен түләтелгән булса, 2006 елның гыйнварыннан РФ Салым кодексының “Җир салымы” 31 нче бүлеге көченә кергәч, квартал саен түләтелә башлаган. Мондый тәртип бюджетка акча керүдә өзеклекләр китереп чыгара, нәтиҗәдә, җирле бюджетны үтәүдә аерым кыенлыклар күзәтелә, дип билгеләп үтелде сессиядә.