Административ-техник инспекциягә эштә административ комиссиядән дә кырысрак булырга кирәк

Казан мэры административ комиссия эшен оештыру һәм административ контрольны координацияләү буенча идарәнең эше нәтиҗәләре белән танышкач, әнә шулай диде

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан шәһәре Башкарма комитетының узган елның февраленнән оешып эшли башлаган административ комиссия эшен оештыру һәм административ контрольны координацияләү буенча идарәсе тарафыннан шәһәр территориясен чистартуда, каты көнкүреш калдыкларын җыеп тиешле урынга чыгаруда, җир асты коммуникацияләренең һәм тышкы яктырткычларның  торышын тәэмин итүдә, реклама конструкцияләрен файдалануда, төзелеш объектларында эш башкару кагыйдәләрен үтәүдә һ.б. төрле хилафлыклар буенча ел башыннан бирле 2230 күрсәтмә бирелгән, шуларның 1862се үтәлгән. Шул исәптән шәһәрне санитар чистарту айлыгында гына да җитешсезлекләр буенча 1464 күрсәтмә бирелгән, аларның 1342се тиешле дәрәҗәгә җиткереп үтәләгән. Начар яктан даими рәвештә күз уңына эләгүчеләргә карата 1037 протокол төзелгән һәм 2 млн. сумнан артык гомуми суммада штраф салынган. Быел февральдан бирле административ хокук бозу буенча  барлыгы 2,2 мең эш каралган, алар буенча, нәтиҗәдә, вазифаи һәм юридик затларга 4 млн. сумнан артык суммада штраф салынган һәм шуның бүгенгә 3 млн. сум чамасы түләтелгән.

Әлеге идарә җитәкчесе Гөлшат Гыйсмәтуллина бүген шәһәр Башкарма комитетында уздырылган “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә хәбәр иткәнчә, хилафлыкларның 84 процент чамасы төзәтелсә дә, тагын суд приставлары хезмәтенә, мәҗбүри үтәтер өчен, 541 күрсәтмә җибәрелгән.

Утырышка рәислек иткән мэр Илсур Метшин фикеренчә, “Чиста шәһәр” программасы да административ комиссиядән башка гамәлгә ашырыла алмас иде. “Универсиадага бәйле рәвештә, шәһәрдә бик күп төзелеш мәйданнары җәелдереләчәк, шуңа күрә киләчәктә эшен башлаячак административ-техник инспекциягә эштә административ комиссиядән дә таләпчәнрәк, кырысрак булырга кирәк, шәһәрдә исә, һичшиксез, чисталык һәм тәртип булырга тиеш”, - дип басым ясап әйтте Казан шәһәре җитәкчесе.