news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия илбашының туган ягында

Рушания Алтай

 Кайсери шәһәре Төркиягә килгән беренче елларда ук игътибарымны җәлеп итеп торса да, ничектер ул якларга барып чыгу форсаты тимәде. Ләкин күңелдә шәһәрне тамаша кылу, тарихи урыннарын күрү, кешеләре белән аралашу теләге бер дә сүрелмәде. Төркиянең бүгенге илбашы Абдуллаһ Гүлнең президент итеп сайлануыннан соң әлеге теләк тагын да көчәйде. Ниһаять, аны тормышка ашырырга насыйп булды.
Эчке Анадолу туфракларында урын алган Кайсери – бик борынгы шәһәр. Аның тарихы бронза гасырының башлангыч чорында хеттларның бабалары хаттиләр тарафыннан корылган Күлтәпә торак пунктына барып тоташа. Күлтәпәдә исә безнең эрага кадәр 4000 еллардан алып Рим дәвере ахырына чаклы тормыш гөрләгәне мәгълүм. Бу туфраклар безнең эрага кадәр VI һәм V гасырларда мидяннар һәм фарсыларның хакимиятендә була. Б.э.га кадәрге XI һәм VII гасырларда хәзерге Кайсери урынында Мазака дигән шәһәр корылганлыгы билгеле. Рим дәүләте хакимиятенә кергәч, исеме "Kaisareia" итеп үзгәртелә. 1071 елда Сәлҗүкле Алып Аслан гаскәрләре Византия армиясен Манцикерт мәйданында җиңгәннән соң, "Kaisareia" каласы төрекләр кулына күчә. Шәһәрнең исеме вакыт узу белән, төрек теленә яраклаштырылып, "Кайсери"гә әйләнә.
Бу каланың татар халкы тарихы белән уртак ягы да бар. Ул да 1244 елда Чыңгыз хан яуларыннан насыйбын алып, берникадәр монголлар хакимияте астында яшәп ала.
Бүгенге көндә исә Кайсери шәһәренең халык саны Казанныкы белән бер чама. Ләкин башкалабыздан аермалы буларак, биредә мең еллык тарихи мәчетләр, күперләр, мәдрәсәләр, кәрвансарайлар, "ябулы базар" дигән сәүдә биналарын күреп хозурланырга мөмкин. Музейларында Госманлы империясе, Сәлҗүкле дәүләте чорларының гына түгел, безнең эрага кадәр булган дәверләрнең дә экспонатлары саклана. Тарихи Кайсери мәхәлләсе үзе генә дә ни тора! Рим кирмәне, таш мунчалар, төрбәләр, чишмә улаклары кебек тарихи әсәрләр - шәһәрнең алтын мирасы. 13 гасырдан соңгы чорда Кайсери "галимнәр шәһәре" дип йөртелә башлый. Моңа биредә ислам-төрек дөньясының, бәлки дә җиһанның беренче табиблар мәктәбе һәм шифаханә комплексы корылуы сәбәп була. Бүгенге көннең медицина университетына тиң корылыш ул чорның бердәнбер киң профильле сәламәтлек хезмәте күрсәтү үзәге буларак искиткеч зур әһәмияткә ия. Ул 1205-1206 елларда Сәлҗүкле дәүләте хөкемдары II Кылычарсланның кызы Гәүһәр Нәсибәнең теләге нигезендә салына. "Пар мәдрәсә" дип аталып, Анадолуның беренче саулык мәркәзе булган әлеге тарихи корылыш бүгенге көндә музей булып хезмәт итә.
Кайсери шәһәре Әрҗиес тавы итәгенә, Анадолуны Азия, Якын көнчыгыш һәм Ауропа белән тоташтырган сәүдә юлларының кисешкән ноктасына һәм тарихи Ефәк юлы өстенә урнашкан. Шунлыктандырмы, Кайсери халкы гомер бакый иң оста сәүдәгәрләр буларак дан казанган. Төркия җөмһуриятенең дөньякүләм танылган иң бай эшкуарлары Кадир Хас, Мәхмәт Кемаль Дәдәман, Сакып Сабанҗы Кайсеридә туганнар. Алар арасында Сабанҗы гаиләсе кызыклы биографиясе һәм эш тормышы белән аерылып тора. Төркиянең иң бай, иң күп салым түләүче эшмәкәре булып дан казанган Сакып Сабанҗының әтисе Хаҗи Өмәр аганың нәселе борынгыдан бирле шул туфракларда гомер кичергән. Хаҗи Өмәр Сабанҗы фәкыйрь крестьян гаиләсендә туып үссә дә, үзен сәүдә эшендә сынап, зур уңышларга ирешә. Кайсеридән мамык эше белән шөгыльләнү өчен Адана шәһәренә юл тота. Кесәсендә бер тиен акчасы булмаганлыктан 450 км. юлны җәяүләп уза. Карьерасын 1920 елда эшче буларак башлаган Хаҗи Өмәр тиз арада яңа корылган Төркия җөмһуриятенең эре эшмәкәренә әйләнә. 1946 елда ул инде ике заводның хуҗасы була. Берничә ел эчендә он, мамык эшкәртү заводлары, текстиль фабрикалары, банклар, иминият ширкәтләре кора. Хәйрия фонды төзеп, Төркиягә мәдәният мәркәзләре, китапханәләр, мәктәп-лицейлар бүләк итә. 1950 елда иленең иң бай эшмәкәре булып санала. Балалары да аның юлыннан китәләр. Ләкин алты баланың икенчесе булып дөньяга килгән Сакып Сабанҗы бизнес эшендә башка туганнарыннан күпкә сәләтлерәк булып чыга. Ул атасыннан калган байлыкны тагын да арттырып, 1967 елда холдинг төзи. Һәм озак еллар аның беренче дәрәҗә җитәкчесе була. Исеме Форбес журналында еш телгә алынган, дөнья миллиардерлары исемлегендә урын алган Сакып Сабанҗы Төркиядә генә түгел, чит илләрдә дә абруйлы эшмәкәр булып таныла. Французларның "Carrefour" кибетләре челтәренә уртак булып, Төркиядә әлеге сәүдә мәркәзләрен җәелдереп җибәрә. Шулай ук халыкара танылу алган испан һәм алман кибетләрен дә Төркиягә китертә. Японнар белән тыгыз һәм гадел эшчәнлеге нигезендә Тойота автомобильләре заводын үз илендә кора. Төркиянең беренче күктишәр биналарын да ул төзетә. Хәйрия фондлары корып, ярлы-ябага, гарип -горабаларга төрле ярдәмнәр күрсәтә. Бүгенге көндә Сакып Сабанҗы төзегән Сабанҗы фонды университеты Төркиянең иң абруйлы хосусый югары уку йорты булып исәпләнә.
Бүген дә Төркиянең алгарышы һәм икътисади үсешенә саллы өлеш кертүчеләрнең күпчелеген Кайсеридән чыккан эшкуарлар тәшкил иткәнлеге сер түгел. "Моның сәбәбе нидә?"- дип сорагач, алар шундыйрак җавап бирде: "Баймы-ярлымы, бездә кул астына керә башлаган ир баланы берәр сәүдә белән шөгыльләнүче эш урынына чыраклыкка(өйрәнчеклеккә) бирү гадәте бар. Шул ике-өч ел эчендә аның эшкә ятышлылыгы, башы эшләп-эшләмәгәнлеге билгеле була. Эш урыны өметле күренгән балага тәҗрибә казандыру өчен мөмкинлекләрен киңәйтә башлый, гаиләсе дә баласына бу юнәлештә һәр төрле ярдәм күрсәтә. Ә сәүдәгәрлеккә башы эшләмәгән баланы без университетка укырга җибәрәбез".
Җаваплары анекдот кебегрәк булса да, уйландырта. Ирексездән, президент Абдуллаһ Гүл искә төште. Аны да балачагында сынап карарга булганнар. Бабасы аңа газлы су сатарга кушкан. "Сата алмагач, мине укытырга карар бирделәр", - дип искә ала ул бу турыда. Шуңадырмы, А.Гүл укырга Истанбул университетының икътисад факультетына керә һәм сәүдә итүнең төрле ысулларын фәнни нигездә өйрәнә. Бу тармакта белемен арттыру өчен ике ел Англиядә белем ала. Кандидатлык диссертациясен дә икътисад мәсьәләләре буенча яклый. 1983-1991 еллары арасында ул Җәддә шәһәрендәге Ислам алгарыш банкында экономист булып эшли. 1991 - 2001 елларда исә Ауропа Берлеге парламентарлар мәҗлесендә сәясәт һәм икътисад комитетында икътисад белгече буларак урын ала. Бүгенге көндә Төркия илбашының гыйльми дәрәҗәсе - халыкара икътисад докторы. Өстәвенә, балачагында "булдыксыз"лар рәтендә йөрсә дә, төрек мәкалендәге "Искәрмәгән таш баш яра" дигәндәй, дәүләт президенты буларак, кайсерилеләрнең иң зур горурлыгы.
Кайсерилеләрнең тормышка тотыныр өчен ике юлы бар: сәүдә яки уку. Кайсы юлны сайласалар да сынатмыйлар. Туфраклары җиләк-җимеш, яшелчә үстерүгә уңдырышлы булмаганлыктан, гасырлар буе сәүдә белән һөнәрчелек бергә үрелеп барган. Нәтиҗәдә, бүген төбәк - Төркиянең әһәмиятле икътисад һәм сәнәгать үзәге. Ирекле икътисад зонасының Кайсеридә оештырылуы да юкка түгел. Бу якның эшмәкәрләре аның эшчәнлеген җанлы тоту өчен иң оста алымнар куллана. Бүгенге көндә анда 50гә якын җитештерү берләшмәсе урын алган. Кайсеридә тукылган йон һәм ефәк келәмнәр Төркиянең үзендә генә түгел, чит илләрдә дә затлы товар булып кабул ителә. Аеруча, хайван йоннары, оргтехника, химик матдәләр, буяулар, сүс баулары - төбәкнең төп экспорт продукциясен тәшкил итә.
Кайсеридән чыгып, Төркия күләмендә генә түгел, дөньяча танылган дистәләрчә шәхес бар. Алар арасында халык телендә легендага әверелгән архитектор Синан (Mimar Sinan) аеры бер урын тота. 1489-1588 еллар арасында яшәгән Синан Госманлы империясенең баш архитекторы була. 99 яшендә вафат булган бу архитектор үзеннән соң 375 архитектура корылышы калдыра. Алар арасында 100гә якын мәчет, 60лап мәдрәсә, 8 күпер, 20 кәрвансарай, 36 ханнар сарае, 22 төрбә, 5 су каналы кебек “әсәрләр” бар. Аларның байтагы хәзерге заманда да кешелеккә хезмәт итүен дәвам итә. Истанбулның төп бизәкләреннән саналган Сөләймания, Шахзадә мәчетләре гасырлар дәвамында көчле зәлзәләләр һәм башка табигать афәтләренә бирешмичә бүген дә бик күп архитекторны, төзүчене таң калдыра. Аның Әдернә шәһәрендә төзегән Сәлимия мәчете исә шаһәсәр сыйфатында йөри. Ул - ЮНЕСКО оешмасының Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән бердәнбер мәчет.
Мимар Синан туган ягында бер генә мәчет төзегән булса да, Кайсери халкы аның истәлеген күз карасы кебек саклый. Күптән түгел данлыклы архитекторның тормышы һәм хезмәте белән бәйле музей да ачканнар. Аеруча, шәһәргә килгән кунакларны Синанның туган авылы белән таныштыруны да гадәткә керткәннәр.
Кайсери каласы табигать һәйкәле булган Әрҗиес тавы итәгендәге тигезлеккә җәелеп утырган. Төркиянең башка шәһәрләреннән аермалы буларак, биредә үрләр юк. Бөтен җир тип-тигез. Үзәктә генә түгел, читтәге мәхәлләренең урамнарында да чисталык, пөхтәлек һәм төзеклек хөкем сөрә. "Геҗәконду (төнлә төзелгән)" дип аталган бараклар, тузган тораклар белән чуарланмаган шәһәр. Мэр Мәхмәт Өзхасәки моңа аеруча зур хезмәт куя икән. Ул шәһәр белән 20 ел җитәкчелек итә. Вазыйфасына керешкән беренче көннәрдән үк каланың уңай, төзек һәм заманча күренүе өчен тырышкан. Мине бигрәк тә юлларның шома булуы сокландырды. Әйтерсең, кичә генә җәелгән асфальт өстеннән җилдерәбез. Түзмәдем, сорарга булдым: "Юлларыгыз Абдулла Гүл президент булганнан соң "шомардымы"? Соравымны охшаттылар булса кирәк, башта авызларын кокаларына чаклы җәеп елмайдылар, аннан соң: "Юк, сикәлтәле юлларны онытканга 20 ел инде", - диделәр. Бу урында шуны да әйтеп узасы килә, Кайсери мэры Мәхмәт Өзхасәки Төркия илбашының ерак туганы икән, физик яктан берберләренә бик охшаган. Ләкин хакимияткә А.Гүл чит илләрдә эшләгән чорда ук килгән. Шәһәр халкының проблемаларын белгәнлеге һәм мәнфәгатьләрен чын күңелдән кайгыртканлыгы сизелеп тора. Соңгы елларда Кайсеринең туризм мәркәзе булуы өчен көнне төнгә ялгап эшли. Бу нисбәттән шәһәргә 20 чакырым ераклыктагы Әрҗиес тавында спорт комплексларын яңартырга һәм халыкара стандартларга тәңгәл яңаларын төзергә карар биргән. Бигрәк тә кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләргә менә дигән мөмкинлек. 275 миллион евролык проектта гомуми озынлыгы 160 километрга сузылган һәм төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге берничә чаңгы трассасы, 20 урында тулаем озынлыгы 35 километрга җиткән төрле типтагы подъемниклар, бер тәүлектә 5000 кеше йоклатырлык кунакханәләр, туклану, күңел ачу һәм сәүдә мәркәзләре, ашыгыч ярдәм күрсәтү, чаңгы киемнәре һәм инвентарьләр белән тәэмин итү үзәкләре урын алган. Чаңгы шуарга өйрәтү курслары да эшли. Биредә чаңгы, чана шуу гына түгел, сноуборд, биатлон, фристайл, сноукайтинг, сноутюбинг, карлы тауга менү (альпинизм) кебек кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Табигатьнең төрлечә шаяртырга яратуы да исәпкә алынган. Бу нисбәттән ясалма кар яудыру җиһазлары корылган. Алар чаңгы трассаларының 70 процентлык өлешен тиешле калынлыкта кар белән каплый алу куәтенә ия. Җәй айларында да халык өзелми биредән. Тау велосипеды, җайдак узышлары уздырыла. Шулай ук тобогган, параглайдинг, треккинг, кайтсёрфинг кебек спорт төрләре буенча ярышлар оештырыла. Тау башындагы яшел болыннар кайсерилеләрнең җәйләү урыны булганлыктан, җәйге табигать шартларында төрле ял итү, күңел ачу үзәкләре дә халык хезмәтендә.
Өстәп шуны да әйтәсе килә, Кайсери борычлы казылык (суҗук) һәм каклаган ит әзерләү буенча дан тота. Вак итеп ясалган кайсери пилмәннәре (төрекләр "манты" диләр) исә - бу каланың символы. Бер кашыкка кырык данә сыешлы итеп бары тик кайсерилеләр генә ясый ала аны. Суда пешкән пилмәннәрне сөзеп табакка куялар, өстенә сарымсаклы катык һәм сары майда кыздырылган төелгән кызыл борыч салып ашыйлар. Бу үзенчәлекле тәмне тату өчен ауропа калаларыннан махсус килүчеләр бар. Әрҗиес тавында әлеге продукцияләрне күпләп сатып алырга яки кафе-рестораннарда авыз итеп карарга була. Хәтта үзең пешереп ашарлык махсус беседкалар ясалган.
Әрҗиес - эчке анадолуның иң биек тавы. Аның күкләргә ашкан иң югары түбәсе белән диңгез тигезлеге арасында 3 917 метр ара бар. Шунлыктан тауның иң югары өлешендә җәй көне дә кар эреми. Чаңгы трассаларының күбесе диңгездән 2100-2865 метр биеклектә урнашкан.
Әрҗиес тавының 50 миллион еллык тарихы бар. Моннан 30 миллион ел элек анда вулканик шартлау барлыкка килгәнлеге билгеле. Халык күңелендә бу янартау белән бәйле кызыклы риваятьләр яши. Әрҗиес - хеттлар, фригияле, фарсы бәйлекләре, Рим, Византия, Сәлҗүкле, Госманлы империясе тормыш-көнкүрешләренә, яуларга-җиңүләргә шаһит булган, гасырларның авазын, тарихның сулышын үзенә сеңдергән искиткеч табигать һәйкәле. Төркиянең иң борынгы тавы булып, мәгърур халәте белән күпләрнең игътибарын җәлеп итә һәм төбәкнең горурлыгы санала.
Күптән түгел халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) генераль секретаре Эрик Сайнтронд Әрҗиес тавындагы спорт комплекслары белән танышырга килде. "Мондагы мөмкинлекләр Альп тауларындагыдан ким түгел, хәтта көндәш булырлык", - дигән бәя бирде. Аеруча, Кайсеринең студентлар шәһәре булуы да әлеге федерациясе өчен аеры әһәмияткә ия. Калада ике дәүләт һәм ике хосусый югары уку йорты бар. Анда 100 меңгә якын студент белем ала.
Бу нисбәттән Эрик Сайнтронд Төркия спорт министры, Кайсери губернаторы һәм шәһәр мэры белән очрашулар уздырды. Алар 2015 елда кышкы универасиада ярышларын Әрҗиестә үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Әлбәттә, әле барлык корылмалар төзелеп бетмәгән. Проект өстендә эшләү дәвам итә. Мәхмәт Өзхасәки әйтүенчә, универсиада үткәрелсә дә, үткәрелмәсә дә, Әрҗиес тавы дөньядагы иң сыйфатлы, иң кызыклы спорт туризмы мәркәзенә әйләнәчәк. Элек Альп тауларына чаңгы шуарга бару престиж исәпләнсә, моннан соң Әрҗиескә килү дәрәҗәле саналачак. Иң соңгы модель җиһазлар, иң заманча технологияләр Эрҗиестә урын алачак. Буш сүзләр булмаганлыгына ышаныч көчле. Бер спорт комлексының ачылыш тантанасына катнашкан премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоган да кайсерилеләрне мактап туя алмады әнә. Хәлбуки Эрдоганның мактау сүзләренә саран һәм туры сүзле булуын һәркем белә. Алмания белән Италиядән килгән спортчылар да профессиональлек ягыннан Төркиядәге иң яхшы кышкы спорт комплексларының Әрҗиестә булуын белдерделәр. Узган елларда Улудаг, Эрзурум, Сарыкамыш, Торос, Боздаг, Карталкая, Паландокен, Битлиз, Картәпә кебек тагын әллә ничә чаңгы шуу мәркәзләрен күргәннән соң әйтә алар бу сүзләрне.
Әрҗиестә хәзерге көндә 3 чаңгы трассасы хезмәт күрсәтә. Соңгысының ачылышына Төркия дәүләт җитәкчеләре, халык депутатлары, танылган эшкуарлар, спортчылар, чит илләрнең дипломатик корылыш вәкилләре, Төркиядә эшләүче чит ил җурналистлары чакырылган. "Кышкы фестиваль" дип аталган бу тантана чараларында кунаклар бик күп яңалык белән танышты, күңелләрен якты хатирәләр белән баетты һәм җәйге сезонда кабат очрашу нияте белән саубуллаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100