news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әйтер сүзем бар... // БЕЗНЕ ДӘ ОНЫТМАГЫЗ

Әйтер сүзем бар... // БЕЗНЕ ДӘ ОНЫТМАГЫЗ

Соңгы вакытларда Россиядә нинди генә үзгәртеп корулар үткәрелми икән? Әмма, кызганычка каршы, аларның уңай нәтиҗәсен күрү, сизү, тою бик читен.

Сугыш елларында фронтны икмәк белән тәэмин итеп торган авыл халкына сугышта катнашучылар һәм шәһәрләрдә яшәүче, эшләүче тыл хезмәткәрләренә караганда да авыррак булды. Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Бу елларның авырлыгын мин дә җитәрлек татыдым. Сугыш чорында бушка эшләгән, иген үстергән авыл халкын бигрәк тә ачлык җәфалады. Шушы авыр елларда шәһәрләрдәге завод-фабрикаларда һ.б. урыннарда эшләүчеләр билгеле күләмдә хезмәт хакы белән тәэмин ителде, паек, һәр җан исәбенә тәгаенләнгән карточкага тиешле нормада икмәк сатып алды. Ә авыл халкына мондый мөмкинлекләр тәтемәде шул.

Сугыштан соң авыр чор газапларын үз җилкәсендә татыган тыл хезмәткәрләренә, фронттагы әтиләренең, абыйларының эш урынына баскан балаларга хөкүмәтебез мөнәсәбәте нинди булды, һәм хәзерге вакытта ничек соң? Бу өлкәдә барысы да яхшы дип әйтеп булмый шул. Дөрес, сугышта катнашып инвалид калган кешеләргә игътибар булды: дистә еллар буе даими рәвештә төрле ташламалар, югары пенсияләр, яхшы фатирлар (өлгеррәкләре, хәй-ләкәррәкләре берничә тапкыр) белән тәэмин ителделәр, соңгы вакытларда бушка «Ока» автомобильләре алып, аларны балаларына, оныкларына бүләк иттеләр. Бер яктан бу — изге гамәл. Әмма сугышта илебезне, халкыбызны саклап фронтта һәлак булганнарның гаилә әгъзалары мондый ярдәмнән бөтенләй диярлек файдалана алмавы күпме буын ятимнәрне рәнҗетеп, борчып килде һәм аларга игътибарсыз мөнәсәбәт, кызганычка каршы, әле дә дәвам итә.

Сугыш чоры газапларын башыннан үткәргән, фронтны икмәк, корал белән тәэмин итүдә зур өлеш керткән тыл хезмәткәрләренә хөкүмәтебез тарафыннан күрсәтелгән игътибар һич тә канәгатьләнерлек түгел. Шулай да, соңгы дистә еллар дәвамында алар башка яшьрәк буын пенсионерлар белән бер үк дәрәҗәдә транспорт, торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле ташламалардан файдаланып килделәр. 1993 елның дека-брендә тыл хезмәткәрләре СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 6 июлендә кабул иткән Указы нигезендә «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» дигән медаль белән бүләкләнделәр. 2001 елның декабрендә тыл хез-мәткәрләренә «Бөек Ватан сугышы ветераны» дигән таныклык бирелде. Бу вакыйга бездә зур горурлык, куаныч тудырган иде. Әмма куанычыбыз озакка сузылмады. Бөек Җиңүнең 60 еллыгын тантаналы шартларда билгеләп үтүгә хәзерләнгән бер вакытта хөкүмәтебез иң өлкән буын булган тыл хезмәткәрләренә «зур бүләген» данлы юбилей көннәренә кадәр үк ясады. 2004 елда, ияләренә белдермичә генә, бу категориягә караган ветераннар торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган ташламалардан мәхрүм ителгән булып чыктылар. Бу хакта үзәк һәм төбәк мәгълүмат чараларында бернинди дә хәбәр булмады. Югыйсә, без — тыл хезмәтчәннәре бу исемдәге таныклык иясе булуыбызга аеруча сөенеп өлгергән һәм алга таба Хөкүмәтебез безгә өстәмә ташламалар да бүләк итәр әле дип өметләнеп яши идек. Илебез буенча күпме тыл хезмәткәре уңайсыз хәлгә калды, дөресрәге, алданды.

Соңгы араларда «Дәүләт социаль ярдәме» турындагы федераль Закон матбугатта тәкъдим ителде. Анда социаль пакет алу хокукына ия булучы төрле категория ветераннары арасында тыл хезмәтчәннәренең тиешенчә исәпкә алынмавы күңелне бик рәнҗетә. Югыйсә, федераль Законда бу категорияне тәшкил иткән ветераннар исеменә сугыш инвалидлары, сугышта катнашучылар белән янәшә торырга, социаль пакет алу хокукына ия булырга, аз күләмле пенсияләренә өстәмә акча алырга лаеклы затлар исемлегендә урын яуларга тиешләр иде, минем карашымча.

Бөтен сугыш буена кырларда, завод-фабрикаларда ярым ач килеш көнне төнгә ялгап эшләгән, хезмәттәге уңышлары өчен төрле орден һәм медальләр белән бүләкләнгән тыл хезмәткәрләрен «Дәүләт социаль яр-дәме турында» федераль Законда бөтенләй телгә алмау — чын мәгъ-нәсендә мәгънәсезлек. Федераль закон буенча сугышта катнашучыларга ай саен өстәмә 1050 сум, хәрби уку йортларында ким дигәндә алты ай хәрби хезмәт узган хезмәткәрләргә 450 сум акча җибәрелүе, бушлай медицина ярдәме күрсәтүгә һәм шифаханә-курортларда дәвалануга 400 сум акча вәгъдә ителгән вакытта, сугыш елларында фронтны иген, корал белән тәэмин итеп торган, бүгенге көндә матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган 75-90 яшьлек затларга сукыр бер тиен дә өстәмә акча каралмавын ничек аңларга мөмкин соң?

Фәнис ИСЛАМОВ, галим, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны.

news_right_1
news_right_2
news_bot