Транспортта ташламалар 1 апрельгә кадәр озайтылган

Транспортта ташламалар 1 апрельгә кадәр озайтылган

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Казан хакимияте шәхси пассажир йөртүче транспортта ("ГАЗель", "ПАЗик") ташламаларны 1 апрельгә кадәр озайтты. Транспортта бушлай элеккечә Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм инвалидлары, өч дәрәҗәдәге Хезмәт батырлары, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, хәрби конфликтларда һәм гадәттән тыш хәлләрдә катнашучылар файдалана ала. Беренче апрельдән соң ташламалар бетереләчәк - бу категория гражданнарына башка ташламадан кулланучылар белән беррәттән социаль айлык билетлар алырга кирәк булачак.