Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Япониядәге Яңа ел бәйрәме үзенчәлекле үтә
Юто ХИСИЯМА
Яңа ел бәйрәме - Япониядә иң мөһим бәйрәм. Бәйрәм 1 нче гыйнвардан 3 нче гыйнварга кадәр 3 көн дәвам итә. Бу көннәрдә без барлык туганнар белән җыелып бәйрәм итәбез. Кибетләр һәм төрле компанияләр ябыла.
Башта без Яңа ел бәйрәмен чиста күңел белән каршы алу өчен, 31 нче декабрьга кадәр өйне чистартабыз, һәм "Ненгадзё" дип аталган яңа ел открыткасын язып, дусларыбыз, туганнарыбыз, танышларыбызга җибәребез.
31 нче декабрьда без "Тоси-коси соба" дигән озын токмачны, бу токмач кебек озын гомер теләп, ашыйбыз. "Тоси-коси" сүзенең мәгънәсе – иске елдан яңа елга күчү. Кичен күп кеше телевизордан "Кохаку ута гассэн" тапшыруын карый. Бу тапшыруда, Япониядә иң популяр җырчылар кызыл төркем һәм ак төркемгә бүленеп, җыр буенча ярышалар.

Буддизм гыйбадәтханәләренә баручылар да күп. Кичен Япониядәге бөтен Буддизм гыйбадәтханәләрендә 108 мәртәбә чаң кагыла. Бу чара “Дзёя но канэ” дип атала. Буддизм буенча, һәр кешенең 108 начар теләге бар, дип санала. Аларны юк итү өчен, чаң 108 мәртәбә кагыла.
Без Яңа ел бәйрәмендә Синтоизм яки Буддизм гыйбадәтханәләренә барып, анда яңа ел безгә саулык, сәламәтлек, бәхет алып килүен телибез. Бу чара “Хацумодэ” дип атала. Өй ишеге алдына “Кадомацу” дип аталган, нарат һәм бамбуктан ясалган бизәкне салабыз. Бу бизәк Яңа ел хуҗасын каршы алу өчен салына. Синтоизм буенча, яңа ел хуҗасы Яңа ел бәйрәмендә өйгә килеп, кешеләргә бәхет алып килә, дип санала. Бездә Кыш бабай бар, ләкин Кар кызы юк.
Балаларга әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнарыннан “Отосидама” дип аталган акча бүләк ителә. Акча кечкенә конверт эченә салына.
Яңа ел бәйрәмендә без кайбер махсус ризыкларны ашыйбыз. "Осэти Рёри" – Яңа ел бәйрәмендә ашала торган традицион япон ризыклары җыелмасы. Төрле ризыклар өч кечкенә тартма эченә салына. Аннан иң элек “Отосо” дип аталган татлы сакэ һәм “Озони” дигән ашны ашыйбыз.

Бездә Яңа ел чыршысы 25 нче декабрьга кадәр генә куела, соңыннан алына. 31 нче декабрьда шәһәр мәйданнарында бәйрәмнәр уздырылмый, чөнки күп кеше авылларга кайтып китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз