Казан вице-меры Л.Андреева шәһәр торак фондында капиталь ремонт барышын тикшерде

Чарада шулай ук Казан хакимияте вәкилләре һәм Казан шәһәр думасы депутатлары катнашты.
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Эмма Сыйтдикова). Бүген Казан вице-мэры Людмила Андреева капиталь ремонт барган объектларны шәхсән тикшереп йөрде. Бу чарада шулай ук Казан хакимияте вәкилләре һәм Казан шәһәр думасы депутатлары катнашты.
Яңгыр явуга карамастан, ремонт эшләре тулы көченә бара. Бригадалар яхшы темплар белән эшли, капиталь ремонт вакытында төгәлләнер дигән өмет бар.
Эш төркеме әгъзалары караган беренче объект Эсперанто урамында урнашкан 41нче йорт булды. Хәзерге вакытта бу объектта электр, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация системаларын алыштыру буенча эчке эшләр бара. Йорт түбәсен һәм фасадын төзекләндерүне тәмамларга яңгыр комачаулык итә, диде тикшерүчеләргә подряд оешмасы вәкиле һәм билгеләнгән вакытка сыешып, ремонтын вакытында төгәлләргә вәгъдә итте.
Подряд оешмасы вәкилләренең ышандыруына карамастан, Л.Андреева билгеләп үткәнчә, бу объектта эшләр бик сүлпән бара һәм моның белән чагыштырырлык объектлар бар.
“Сезнең вакытында төгәлләячәгегезгә шикләнәм. Активрак темплар белән эшләргә кирәк. Бер айдан килеп, эшегезне янә тикшерәчәкбез”, - дип белдерде ул.
Тикшерү маршрутында киләсе объект Павлюхин урамындагы 110нчы йорт булды. “Биредә тырыш бригада эшләве күренеп тора. Бүгенге көнгә җылыту системасы тулысынча алыштырылган. Бу объектта эшләрнең ничек баруына карап хөкем йөрткәндә, планда салынган сроклар үтәләчәк дигән өмет бар. Йортта яшәүчеләр дә ремонт яхшы узсын өчен көч кую зарур. Шәһәр буенча тулаем алганда, шелтәләр күп түгел, бу эшләрнең әйбәт баруын дәлилли. Мондый тикшерүләр подрядчыларны ашыктыра төшәчәк, һәм без, үз чиратыбызда, казанлылар канәгать калырлык итеп эшләячәкбез”, - диде Л.Андреева.
Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Андрей Егоров сүзләренә караганда, 2008 елда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының федераль программасы буенча капиталь ремонт Казанның 282 йортында уздырылачак.
“Бүгенге көндә теге яки бу сәбәпләр буенча ремонтка 80 объектта керешмәгәннәр, әмма тиздән аларда да эшләр башланачак. Тикшерү барышында ясалган шелтәләр шунда ук бетерелә. Тулаем алганда, капиталь ремонт яхшы бара, подрядчылар үзләренә йөкләнгән бурычларына намуслы карый, кешеләр ял көннәрендә дә эшли. Графикка сыярбыз дип уйлыйм”, - дип ассызыклады ул.
Искәртеп үтәбез, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының федераль программасы буенча капиталь ремонт үткәрүгә республика 2008 елда 1,938 миллиард сум алган (шуларның 1,114 миллиард сумы - Казанга). Шул рәвешчә, быел республикада торакның капиталь ремонты 370 меңнән артык кешегә кагылачак (аларның 135 меңе - казанлы).
Быел Казанда торак фондта ремонт эшләрен уздыруга 1,8 миллиард сумнан артык акча юнәлтү ниятләнә. Шул исәптән торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондының акчалары хисабына – 1 миллиард 114 миллион сум (282 торак йорт), Казан бюджеты акчаларыннан – 693,5 миллион сум.
Казанда, гомумән алганда, 1500дән артык йортны төзекләндерү ниятләнә. Капиталь ремонт - 462 йортта (1,8 миллион квадарт метр), агымдагы ремонт 1096 йортта узачак.