Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның кияүдә булган кызлары үзләрен янә кәләш ролендә хис итә алачак
“Кәләшләр вальсы-2015” республика конкурсы уздырыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Киләсе атна якшәмбе көнне, 19 апрель сәгать көндезге 3тә, Казанда “Кәләшләр вальсы-2015” республика проектында катнашу өчен кастинг үткәрелә. Проектта теләге булган кызлар катнаша ала, моның өчен аларга анкета тутырырга һәм 19ы “Туган авылым” күңел ачу комплексына кастингка килергә кирәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Әлеге конкурс Татарстан башкаласында инде алтынчы тапкыр уздырыла. Проектның авторы һәм оештыручысы Диана Хәйруллина сүзләренә караганда, быелгы “Вальс” истә калырлык булырга вәгъдәли, чөнки ул “Венеция карнавалы” темасына багышлана. Проект кысаларында һәр катнашучы стилистлар ярдәмендә төрле битлекләр киеп караячак.
Проектның финал тамашасы 26 майга билгеләнгән. Өстәмә мәгълүматны проектның сайтында, яисә 290-80-27 телефон номеры аша белешергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз