«Сотворение мира»/«Тынычлык булдыру» фестиваленда инвалидлар өчен махсус мәйданчык төзелә

Казанда 27 июньдә уздырылачак бу музыкаль форумда инвалидлар былтыргы кебек уңайлыклар каралачак

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казанның Меңьеллык мәйданында быел 27 июньдә булачак «Сотворение мира»/«Тынычлык булдыру» II Халыкара музыкаль форумына инвалидлар өчен махсус рәвештә күтәртмә мәйданчык төзеләчәк. Казан шәһәре мэры шәһәр Башакарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллинага «Восхождение» тернәкләндерү үзәге пациентлары фестивальны иркенләп тамаша кыла алсын өчен бөтен шартлар да булдыруны йөкләде, дип хәбәр итә шәһәр Думасы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

 Хәзергә исә инвалидлар өчен махсус автобус биреләчәге, биобәдрәфләр урнаштырылачагы мәгълүм. Хәер, узган елны да алар өчен шундый ук шартлар булдырылган, шуның өчен мэрия сайтындагы интернет-кабул итү сәхифәсенә алар рәхмәт белдереп, янә ярдәм күрсәтелүен сорап мөрәҗәгать иткән булганнар.