Казанда 5 айда теркәлгән җинаятьләр саны 16209 булып, ул 4,5 процентка арткан

Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Алексей Селивановский әнә шулай дип белдерде

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Шәһәрдә җинаятьләр саны арта төште: икътисад өлкәсендә – 8,3 процентка, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйлеләре – 89,8 процентка, ягъни 2 тапкырга.
Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Алексей Селивановский Казан милициясе гарнизонының 2008 елдагы 5 аенда күрсәткән хезмәте нәтиҗәләре буенча ясаган чыгышында бүген Казан мэриясенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә әнә шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, теркәлгән җинаятьләр саны 16209 булып, узган елгы шул ук вакыт белән чагыштырганда, ул 4,5 процентка арткан. Җинаятьчелек дөньясында авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 11 процент чамасы кадәр арткан. «Алдан уйлап үтерүләр саны 7,4 процентка кимесә дә, сәламәтлеккә аеруча авыр зыян салу очраклары - 23,2 процентка һәм талау нияте белән һөҗүм итүләр саны 7 процентка артты», - дип белдерде милиция полковнигы А.Селивановский.