Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан милициясе Сабан туенда тәртип сакларга әзер
Алар металлодетекторлар белән коралланган махсус җайланмаларда сугыш коралы, шартлаткыч матдәләр булу-булмауны да читтән генә билгеләп торачаклар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) «Казанда Сабан туе үткәрелер алдыннан, җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, бәйрәм уздырыласы 7 мәйданчыкны да 17 июньнән башлап саперлар һәм кинологлар тикшереп йөриячәк, ә 10 июньнән милиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли башлаячак», - дип белдерде Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Алексей Селивановский бүген Казан мэриясенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә.
Аның сүзләренчә, 21 июнь көнне үткәреләчәк бәйрәмдә җәмәгатьчелек тәртибен 3230 милиция хезмәткәре саклаячак. Шуларның 1200е - район бүлекләре һәм идарәләренең милиция хезмәткәрләре, 600е – Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, 200е - Казан юридик институты курсантлары, 100ләп ТР Эчке эшләр министрлыгының уку үзәге тыңлаучысы, 400е хәрби частьтан һ.б. Ул көнне шулай ук 4 атлы патруль да кизү торачак.
«21 июньдә иртәнге 6.00 сәгатьтән җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча Көчләр белән идарә итү үзәге эшли башлый. Параллель рәвештә видеокүзәтү эше дә башкарыла: тәртип бозучыларны операторлар «теркәп» бара. Металлодетекторлар белән коралланган махсус җайланмаларда сугыш коралы, шартлаткыч матдәләр булу-булмауны читтән генә билгеләп тә торачаклар», - дип белдерде А.Селивановский.
Шунысын да билгеләп үтик: күп кеше катнашкан чаралар барышында аэростат ярдәмендә видеокамераларда гомуми күзәтү эшләре башкарыла. Бу исә 5 чакрым ераклыктан, кешенең йөзе кайчак танылып бетмәсә дә, машина номерын ачык итеп күрергә мөмкинлек бирә. Дөрес, бу вакытта җилнең тизлеге секундына 25 метрдан артмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз