Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кибеттә - Бөек Ватан сугышы еллары ядкарьләре
Казан үзәгендәге гади сәүдә “ноктасы”нда гадәти булмаган күренештән сатып алучылар уйчанланып, әсәрләнеп чыга
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан башкаласы Казанның үзәк урамнарының берсендә урнашкан гап-гади кибеттән сатып алучылар сәүдә “ноктасы”на хас булмаган күргәзмәне тамаша кылып, гадәти булмаган күренештән уйчанланып, әсәрләнеп чыга.
Яшьләр өчен сатырга куелган кием-салымнар белән беррәттән анда Бөек Ватан сугышы еллары ядкарьләре дә урын алган. Кибеттә узган гасырның II чирегеннән алып гасыр ахырына кадәр кулланылышта булган дистәләп фотоаппарат, күмер үтүкләре, Бөек Ватан сугышы барган еллардагы фотосурәтләр, листовкалар, белдерүләр, дошманга нәфрәт һәм Ватан азатлыгы өчен көрәш рухы уята торган өндәмәләр, солдат хатларыннан өземтәләр, шулай ук сугыштан соңгы тыныч тормыш истәлекләре – уенчыклар, транзисторлар, каскалар һ.б. бар.
Барлыгы 3 кибетне берләштергән сәүдә “ноктасы”ндагы бу үзенчәлекле экспозиция М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял итү үзәк паркы белән Чехов базары арасындарак – Вишневский ур., 11 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз