news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казан чәчәкләргә күмелә

^Казан чәчәкләргә күмелә

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Иртәгә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Чәчәкләр палитрасы» 6нчы махсуслашкан чәчәкләр һәм ланшафт дизайны күргәзмәсе ачылачак. 14 майга кадәр дәвам итәчәк күргәзмәне ТР мәдәният министрлыгы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты оештыра.

Күргәзмә һәм аның кысаларында узучы «Россиянең алтын гөлләмәләре» һәм «Дөнья чәчәкләре» дигән Анастасия Троицкая Халыкара проектының Татарстан төбәк этабы ачык флористик фестивалендә төрле чәчәкләр белән хозурланырга мөмкин булачак.

Беренче көнне фестивальдә катнашучылар буш мәйданны бизәргә һәм шулай ук «Татарстан: сихри дөнья – сихри матурлык» дигән исемгә туры китереп яңа эзелгән чәчәк белән үсемлекләрдән композиция ясарга тиеш булачак. Композиция ясау 11 май көнне «Казан ярминкәсе» үзәгендә сәгать 13.00дан 14.30га кадәр тамашачылар алдында булачак. Шунда ук һәр флорист үз композициясенең тәкъдим итүен уздырачак.

12 май көнне фестивальдә мастер-класслар үтәчәк. Анда туйга гөлләмәләр ясау өйрәтеләчәк.

13 майда күргәзмәдә һәм фестивальдә катнашучыларны тантаналы рәвештә котлау, “Татарстанның чәчәк патшабикә”се дигән һәм иганәчеләр бүләкләрен тапшыру каралган.

Фестивальдә барлыгы өч җиңүче булачак. Казанда җиңү яулаучы Мәскәүдә узачак фестивальдә катнашу мөмкинлеген ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot