news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертелде

Аны Казан шәһәре Думасы депутатлары тавыш биреп кабул итте

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан шәһәре Думасының әлеге чакырылыштагы соңгы 54 нче сессиясендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертелде. Шуларның берсе буенча, Думада даими нигездә эшләүче депутат хәзер бишәү була: мэр, аның беренче урынбасары, урынбасарлары һәм Дума секретаре, ә элек өч кенә иде – мэр, аның беренче урынбасары һәм урынбасары.

Моннан тыш, Думаның яңа чакырылышы депутатлары сайланып куелганнан соң 30 (моңарчы 10 иде) көннән дә калмый беренче утырышка җыелырга һәм анда депутатларның кимендә өчтән ике өлеше катнашырга тиеш. Казан шәһәре прокуроры исә Уставта закон чыгару инициативасы субъекты булып теркәлә, ягъни чыгару инициативасы субъекты исемлегенә өстәлә.

news_right_1
news_right_2
news_bot