Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советының XXVII утырышы Казанда була
Россия Федерациясе территориясендә ул беренче тапкыр үткәрелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасының башкарма органы булган Административ советка Мәккә, Истанбул, Анкара, Тунис, Дәмәшкъ, Тәһран, Куала-Лумпур кебек Ислам илләре башкалалары һәм иң зур шәһәрләренең 25се керә. Гомумән, Азия, Африка, Европа, Көньяк Америка кыйтгаларындагы Ислам конференциясе оешмасында әгъза булып торган 54 илнең 140тан артык башкала һәм зур шәһәре аның составына кергән. Шулай ук аның эшендә 6 илнең 8 шәһәре күзәтүче сыйфатында катнаша. Штаб-квартирасы Мәккәдә булган әлеге оешманың генераль секретаре – Омар Абдулла Кади. Оешманың рәсми теле - гарәп, инглиз, француз телләре, ул составындагы илләрнең взнослары һәм оешманың инвестицияләре хисабына финанслана (ягъни хөкүмәтнеке булмаган һәм эшчәнлеге коммерциягә корылмаган халыкара оешма). Шушы оешма составындагы илләрнең берсендә елына бер үткәрелә торган әлеге совет утырышында административ, финанс һәм оештыру эшләренә бәйле мәсьәләләр карала, утырыш ул оешмага кергән илләрнең берсендә уздырыла.
Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советының XXVII утырышы быел 16-18 июнь көннәрендә, Россия Федерациясендә беренче тапкыр буларак, анда 1992 елдан бирле күзәтүче сыйфатында катнашкан Казанда уздырылачак. Әлеге халыкара чарада 300ләп кеше катнашыр дип көтелә. Шул уңайдан әзерләнгән кабул итү программасына бу оешма әгъзалары булган муниципалитетларның уңышлары яктыртылган күргәзмә, Административ советның эшче сессияләре, интерактив хезмәттәшлек комитеты утырышы, аерым очрашулар, мәдәни чаралар кертелгән.
Бүген мэриядә үткәрелгән «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Казанда уздырылачак бу чара Ислам дөньясы илләре һәм шәһәрләре белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә, Татарстан белән Россиянең халыкара киңлектәге урыннарын ныгытуга юнәлтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз