Юксыну // КӨНДӘШЛЕК КАРШЫЛЫГЫН ЧИГЕНДЕРЕП

Юксыну // КӨНДӘШЛЕК КАРШЫЛЫГЫН ЧИГЕНДЕРЕП

Исәннәр кадер-данлык кичәләре оештырганда, чамадан тыш үгетләп тә тамашачыларга мохтаҗлык кичергәндә, мәрхүм җитәкче, галим, җәмәгать эшлеклесе Рәис Беляевның (1935-1996) якты исеме 10 гыйнварда үзенең 70 еллыгына Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры залын тутырып тыңлаучы җыйды.

Совет заманы торгынлык чорына тиңләштерелеп тән-кыйтьләнгән бүгенге яшәештә элекке Татарстан комсомолы өлкә комитетының беренче секретаре, партиянең Яр Чаллы шәһәре комитеты беренче секретаре, республика өлкә комитетының идеология секретаре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры меңәрләгән күңелләрдә исән килеш калып, үлгәннән соң да хатирәләр гөле үстерде. Уйлы яшьләрне халыкара киңлеккә чыгаручы Кама елгасы буенда гүзәл шәһәр төзелүче, сүнеп баручы татарлык хисенә ялкын өстәүче шәхес дөньялыкта чакта кәнәфидән аерылырга өркүче хакимнәр тарафыннан эзәрлекләнеп, байтак кагылып-сугылса да, кысрыклау басымына түз-мәүче йөрәге 61 яшендә тибешен туктатса да, Аксубайның данлы улы хәтер елъязмасына гаярь егет булып теркәлде.

Югыйсә, исемен ясалма рәвештә таплап, Рәис Кыям улы Беляевны халыктан ерагайту өчен ниләр генә кылынмады?! Мәскәүдә узган татар язучысы кичәсеннән соң, эчкечелеккә каршы илкүләм көрәш җәелдерелүне сылтау итеп, янәшәдәге “шымчылар” кунакханәдә коньяк эчү турында язган аңлатмаларга нигезләнеп, аңа бюрода шелтә белдерәләр. Әлеге рәсми хә-бәрне республика матбугатында бастырып чыгардылар. Ә Мәскәү журналистлары, кешене батыру юнәлешендә эшләүче тикшерүчеләр жыйган мәгълүматларга таянып, өен яңартканда обойны кирәгеннән артык куллануга хәтле искәртеп, күренекле татар җитәкчесен бөтенсоюз газетасында дәвамлы мәкаләләр белән хурладылар. Хокук сагында торучылар, сабын куыгы кебек шартлаучы җинаять эше кузгатып, әйдаманның кадерле вакытын сорау алуга сарыф иттеләр. Беляевны беренче дәрәҗәдәге җитәкче кәнәфиенә утыртмас өчен уйлап чыгарылган әшәке көн-дәшлек каршылыгының мәкере шулкадәр әхлаксызланды ки: район хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы бер якташы, махсус күрсәтмәне үтәп, аның республика житәк-челегенә биргән бәясен яшерен рәвештә диктофон тасмасына яздырып, үзара дуслык хисенә хыянәт итте.

Кайчандыр Фикрәт Табеев үстергән шәхесне Гомәр Усманов, тырыша торгач, өлкә комитеты секретаре вазифасыннан читләштерерлек түбән-леккә тәгәрәтте. Читлектәге кош халәтенә төшерелеп, тар кысалы Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтына ректор итеп билгеләнгәч тә, Рәис Кыям улы тынычлыкта калдырылмады. Өлкә комитетына идеология секретаре итеп күчерелгән Наил Кадырмәтов, хезмәт урынына килеп, аны эштән алу мәсьәләсен күтәрде. Тыштан караганда мондый таләп урынлы да кебек иде: мәдәният-сәнгатьне кайтаручы югары уку йорты белән нишләп әле юрист, икътисадчы җитәкчелек итәргә тиеш? Философия фәннәре кандидатыннан дәрәҗәлерәк фән докторлары Татарстанда беткәнмени? Әмма бу сүзләрнең нигезендә нинди ният ятканын яхшы аңлаган мөгаллимнәр һәм галимнәр, үзгәртеп кору еллары китергән кыюлыкны калканга әйләндереп, санаулы айлар эчендә үзен танытырга, яхшылык эшләргә өлгергән яңа җитәкчене үчләшүнең чираттагы тозагына эләгүдән саклап-аралап калдылар.

Тик гаделсез көрәш, гәрчә ахыры төрмәгә ябылуны һәм сукбайлыкка төшүне чигендерү белән төгәлләнсә дә, каршылыкка киртә булып басарга сәләтле Рәис Беляевның сау-лыгын нык какшатты. Ул, көч-куәтенә караганда озак яшәргә тиешле кебек күренсә дә, уку йортын Европа дә-рәҗәсендәге белем сарае рә-тенә күтәрүгә кагылышлы хыялларының байтагын тормышка ашырырга өлгермичә арабыздан китеп барды.

Шуңа күрә 70 еллыгын дәр-рәү килеп искә алганны Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор үзе күрә алмады. Хәтер кичәсе сәхнәне күркәмләндереп торган, тормышның бер мизгелен чагылдырган фоторәсем каршында гына узды. Премьер-министр урынбасары — транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, «Чаллы ягы» якташлык җәмгыяте рәисе Владимир Швецов аңа күз салып, бер минутлык тынлык игълан итте. Россиянең халык артисты Илһам Шакиров, җырын төгәлләгәч, дустының йөзенә күтәрелеп карап, тамашачылар бүләк иткән чәчәкләрен мәрхүм рухы хозурына сәхнәдә калдырды. Язучы Туфан Миңнуллин, укытучы Кыям абый белән Рима апаның унбер балалы гаиләсендә үскән өченче малай сурәтенә күңел халәтен ялгап, үзенең истәлегендә чордашы Рәис Беляевны кыю бөркет кебек очучы иҗади шәхескә, фаҗигале гасырның фаҗигале кешесенә, язмыш сынауларын сынмыйча үтү өчен бердәнбер гомере белән түләүче фидакарь затка тиңләде. «Шунлыктан аның тормышы сәхнәдәге драма әсәренә генә сыймый, — диде драматург. — Заман каһарманына багышлап, намус һәм вөҗдан, яшәеш һәм үлем, кеше язмышы һәм кадере турында уйланып, роман язарга кирәк». Ә халык каршына, кадер-данлык кичәсе каһарманы фотосы янына яшьлеккә, романтикага, батырлыкка сукмак салынучы Беляев мәктәбе һәм командасы шәкертләре булып чыгучы күп санлы җитәкчеләр исә узган юлларын, киләчәккә карашларын остазлары колачы белән үл-чәп карадылар:

— Аксубай тудырган, КДУ укыткан, Табеев ышаныч күрсәткән Рәис Кыям улы безгә нинди киңәшләр бирә иде әле? Ул исән булса, хәзер нәрсә әйтер иде?

Кылган гамәлләрен шушылай олылауны залдагы Фә-һимә ханымның ире, Айратның әтисе Рәис Беляев үзе күрә алмаса да, мәрхүмнең данлы исеме исән. Ул, Камал театрындагы кадер-данлык кичәсе күрсәткәнчә, күңел-ләрдә яхшы кеше булып яши.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.