Хатирә // КИНӘШЧЕМ, ОЛЫ ДУСТЫМ

Хатирә // КИНӘШЧЕМ, ОЛЫ ДУСТЫМ

Шушы елның гыйнвар аенда күренекле шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 100 ел тулды. Ул шагыйрьләр арасында беренчеләрдән булып 1939 елда әдәбият өлкәсендәге зур уңышлары өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән иде.

Миңа бу күренекле әдибебез белән якыннан танышып яшәү, хәтта дуслашу да насыйп булды.

1972 елның көзе. Төн уртасында “Ту-124” самолеты бе-лән Симферопольгә килеп төштек. Казан аэропортында кыска буйлы, чытык күзле, чал чәчле бу кешене күп кенә иптәшләре озата килде. Әле мин: “Кайда күрдем соң мин моны?” — дип уйланып бардым.

Симферопольгә төшкәч бу абый: “Иптәшләр! Кем Евпаториягә?” – дип сорады. Шунда мин дә аңа кушылдым. Евпаториядә икебез дә бер үк “Октябрь” шифаханәсенә туры килгәнбез икән.

Менә безне өлкән табиб кабул итә. Юлдашымның артына басып җилкәсе аша документларына күз төшерсәм, аптырап киттем: акка кара белән “СССР Язучылар берлеге әгъзасы Шәйхи Маннуров” дип язылган! Ул табибтан чыгуга: “Әгәр дә без икәү бер палатада урнашсак ризамы?” — дигәч, мин биш куллап риза булдым.

Шәйхи абый тыйнак, хәтта бераз оялчан кеше иде. Әйе, күп сөйләргә яратмый, сүз-ләрен үлчәп, кирәкләрен генә сайлап әйтә. “Без капчыкта ятмый” диләр. Шагыйрьне хәтта күрше шифаханәдә ял итүчеләр дә белделәр. Ә күр-шедә “атомщиклар” өчен оҗ-мах кебек төзелгән аерым люкс-палатада ял итүче Новосибирски инженеры Михаил Әмирханов (әнисе – марҗа, әтисе – татар) безнең палатадагы өченче кешебез Латвия заводы директоры белән алышырга теләсә дә, барып чыкмады – ул корпус “строго секретный” икән. Михаил татарча да әйбәт кенә сукалый (әбисеннән өйрәнгән). Алгарак китеп әйтим, ялдан кайткач, мин аңа бандероль ясап, шагыйрьнең шактый күп китапларын да җибәрдем.

Шәйхи абый өзлексез сигарет суырып, көне буе шифаханә ишеге төбендәге шахмат тактасына ябышты, хәтта “Октябрь”нең чемпионы да булды.

Бер көнне Шәйхи абый ми-не шигырь кулъязмаларым өстендә “тотты”: “Син, дускай, әле шигырь дә язасыңмыни?” – дип сорагач, мин оялып: “Шигырь дисәң хәтере калыр, кәгазь пычратам инде”, — дидем.

Ялыбызны тәмамлап, аның тәкъдиме белән дүрт кешелек купега икешәр билет алып Мәскәүгә юнәлдек. Мин аңа төне буе үземнең шигырьләремне укып чыктым. Ул бик дикъкать белән тыңлагач: “Дускай, сиңа киңәшем шул: һич тә шигырьдә бөек юлбашчылар исемен атама, алар бит гел алышып тора”, — диде.

Шәйхи абый Мәскәүдә Язучылар берлегенә китте. Мин КамАЗ төзелешеннән вакытлыча Мәскәүдә эшләүче Вәли энекәшемне никахы белән тәбрикләргә юнәлдем. Саубуллашканчы Шәйхи Маннур белән телефон-адресларыбызны алышып, күптәнге танышлар кебек аерылыштык.

Менә салкын кыш та җитте. Бер иртәдә миңа Шәйхи абый телефоннан: “Әгәр вакытыгыз булса, миңа бүген кич утырырга килегез, икәү генә булырбыз”, — диде. Каты салкын көн иде, шулай да җые-нып киттем. Ул бер бүлмәле “хрущевка”да яши икән. Карасам, өстәлендә нинди генә затлы ашамлыклар юк! Әйтерсең, биш пар кунакка әзерләнгән… Мине бик ачык каршылады. “Ашыкмыйк әле, Шәйхи абый, кунакларыгыз килә төшсен”, — дисәм дә, ул мине җилтерәтеп түргә утыртты да: “Минем чакырган кунакларым килде инде”, — диде.

Хуҗаның исәнлегенә, табынның түгәрәклеге өчен беренче тостны күтәрдек кенә, ишектә кыңгырау тавышы: “Бигайбә, Нәгыйм дус, тагын бер Ходай кунагы килде”, — диде. Ишектән авылча гына киенгән, ямалган киез итек, буялган тун, башына колагын төшергән бүрек кигән олы яшьтәге абзый керде. Алар күп-тәнге дуслар кебек бик җылы гына күрештеләр дә, хуҗа сый-хөрмәтне дәвам итеп: “Менә таныш булыгыз, инженер дустым…” — дип мине кунакка тәкъдим итте. Килгән кунакны миңа: “Дускай, бу абзыең Такташлар дусты, элек яза иде, хәзер ялкауланды, ташлады шигырь язуны…” – дип таныштырды.

Бу вакыйга 1973 елның 15 гыйнварында булды. Өйгә кайткач: “Кемдә кунакта булдың?” — дип сорагач, кызым Венера Язучылар берлеге китабын ачып караса: “Әти! Син бит Шәйхи Маннурның туган көнендә булгансың!” — ди. Мин шунда ук телефоннан: “Шәйхи абый! Мин бит оятлы булдым, бүген Сезнең туган көнегез икән”, — дигәч, ул бик җитди генә: “Кем әйтте сиңа?” — дип сорады. Мин аңа: “Хә-зер генә кызым Венера китаптан карап белде”, — дидем. Ул шунда ук телефон аша кызыма рәхмәтен белдерде.

Җәмәгатем Ләлә еллар буе авыр сырхау белән интекте. Шәйхи Маннурның үзен дә кунакка чакыру мәсьәләсен кичектереп торырга туры килде.

Хатынымны Шәйхи абый тәкъдиме белән Мәскәү табибларына алып бардым (аның әтисе Баһау Кәбиров заманында сәламәтлек саклау наркомы булган). Мәскәү табиблары озак кына тикшергәннән соң: “Тизрәк алып кайтыгыз, бер-ике айлык гомере калган!” – дигән сүзләрен ишеткәч, егылып китәрдәй булдым.

Хәләлемә багышлап юлда барганда, күз яшем белән “Аккош” исемле шигыремне яздым.

Авыруны хастаханәгә салуга Шәйхи абыйга йөгердем. Шигырем аңа бик нык тәэсир итте. “Дустым, бик әйбәт булган, тизрәк йөгер Ләләңә. Менә сиңа, акыллым, дару китердем, — дип укып бир үзенә. Миннән дә изге теләкләр тапшыр, син чынлап та шагыйрь йөрәкле бәндә икәнсең”, — диде.

Шигыремнең тәэсире әйтеп бетергесез булды. Мескенемнең күзләрендә шатлык-өмет нуры балкыды, хәле дә җиңе-ләеп китте кебек. Мәскәү табибларының мәрхәмәтсез “ике ай гына” дигән хөкем карарыннан соң, бәгырем якты дөньяда тагын ел ярымнан артык яшәде. Менә нинди көчкә ия икән чын шигырь!..

Иң якын кешемне соңгы юлга озату мәшәкатьләреннән соң Шәйхи абый миңа: “Әйдә, дустым, икәүләп тагын Евпаториягә киттек. Ике ел ялсыз алҗып беткәнсең, бераз диңгез һавасын сулап кайтырбыз” — диде. Мин путевка мәсь-әләсен хәл итеп йөргәндә, кинәт үземне инфаркт белән хәләлем яткан 15нче хастаханәгә салып та куйдылар. Анда айдан артык хыялланып, йокысыз төннәремдә “Ләлә” исемле поэма язып өлгердем. Чыккач, тагын Шәй-хи абыйга чаптым. Ул шигыремне укыгач, озак кына арлы-бирле йөренде дә: “Кара әле, дустым, син үзеңнең “Аккош”ың роленә шундый тирән кергәнсең ки, ай-һай, аннан чыга алырсың микән? Әле бит синең ике балаңны да үстерәсең бар. Җитәр, хыялланма тагы!” – диде ул миңа. Шагыйрьнең күрәзәлеге хак булды: биш ел өйләнмәдем…

Мин “Элекон” заводы директорының урынбасары гел командировкада.

Бик озакка сузган ниятемне үтәү йөзеннән, ниһаять, гөр-ләтеп шау-шулы мәҗлес уздырырга булдым. Беразга гына булса да кайгымны таратырга уйладым. Кунак өстәлен әзерләүне дусларыма тапшырдым. Янәсе, шагыйрьнекеннән дә ким булмасын! Үзебезчә репертуар да әзерләдек. Шунда шагыйрьнең “Күктә якты-якты йолдызлар күп” җырын өйрәнеп алдык. Өйдә пионинам да бар.

Мине кичә мәсьәләсендә якын иптәшем Зиннәт ага Зарифуллин коткарды: “Башыгызны ватмагыз, мин сезгә үземнең танышым — үзе композитор, үзе шәп җырлый, һәр яктан килгән Сөембикә Вәлиеваны чакырам”, — дигәч, өстемнән авыр йөк төшкәндәй булды.

Мәҗлесне КМПО һәм Горбунов заводлары күптиражлы газета мөхәррире Рәшит абый Рафиков алып барды. Алар шагыйрь белән танышлар да икән. Мәҗлескә якын дустым, медицина фәннәре докторы Зәки Алимовны да чакырдым. Алар Маннур белән шунда ук дуслашып өлгерделәр. Кунакларга Шәйхи абый миңа бүләк иткән “Муса” романын да чыгарып куйдым.

Билгеле инде шагыйрь белән Евпаториядә төшкән фоторәсем дә шунда. Шәйхи абый бик төгәл килде. Үзе белән шампан шәрабен дә күтәреп килгән. Ул кыска гына итеп минем бәхеткә тост әйткәч, концертыбыз башланып та китте. Бөек Ватан сугышы ветераны Сөембикә Вәлиеваның сәгатьтән артык барган концерты барыбызга да бик ошады. Мең рәхмәтләр аңа. Әйтергә кирәк: хатын-кыз җырчылары арасында “Кара урман”ны башкаручы бердәнбер кеше ул. Бу җырны Сталинградта һәлак булган әтием бик яратып җырлый иде.

Шәйхи абый киткәндә рәх-мәт әйтеп, кунакларымны да мактап алгач, өстәп куйды: “Дустым! Барысы өчен дә рәхмәт. Ләкин мин бит шау-шулы, күп кешеле мәҗлесләрне яратмыйм. Әгәр тагын мине чакырырга теләсәң, бер үземне генә чакыр инде. Хәтерлисеңме, мин дә үзеңне генә чакырган идем…”

Мин шагыйрь киңәшен мыегыма чорнап куйдым. Ул юлда борылып: “Кара әле, дускай, шигырьләреңне машинкада бастырып миңа күр-сәтерсең, минемчә алардан бер шигырь китабы да чыгар, шәт”, — дип тә өстәде.

Чираттагы туган көнемдә Шәйхи абый белән икәү генә көндезге уникедән ярты төнгә кадәр сөйләшеп утырдык. Мин аңардан: “Шәйхи абый! Без авылда рус-япон сугышында “Георгиевский крест” алган гренадер Мөхибулла бабабыз кабере һәйкәленә: “Чирмешән волосте старшинасы, рус-япон сугышы каһарманы” дип яздырсак, ничек уйлыйсыз?” – дип сораган идем. Ул исе китеп: “Дускай, кем соң ул Мөхибулла-каһарман? Нигә миңа аның турында сөйләгәнең юк иде?” — дигәч, мин озын итеп Мөхибулла бабай тарихын сөйләп бирдем.

Өч хатынга өйләнеп тә, була язган дүртенче-бишенче кә-ләшләре үзенең малае Мингалимга – минем әткәйгә насыйп булуын да әйткәч, ул бик җитди: “Кара әле дускай! Бу кызыклы тарихта ике-өч романлык тема ята. Әгәр рөхсәт итсәң, синең ярдәмеңдә ул эшне үз өстемә алыр идем”, — дигәч, мин шатлыгым эчемә сыймый, риза булдым. Һәм шул ук елда туган авылыма кайтып, өлкән агайлар белән сөйләшеп, бабай турында материаллар да җыя башладым.

Бу кичәдән кайтышлый Шәйхи абый минем машинада басылган шигырьләремне дә алып китте. Шуларны карап чыккач: “Бүген дә исем-дә” исемле Ленинград блокадасына багышланган шигыремнең астына имзасын куеп “Социалистик Татарстан” газетасына Шамил Маннапов исемле егеткә барырга кушты. Шигыремне Җиңү көненә планлаштырдылар. 9 майда да чыкмагач, мин шикләнә дә башлаган идем. 1980 елның 11 май көнендә иртән үк Шәйхи абый миңа шатлыклы хәбәр тапшырды һәм миңа: “Бүгеннән сине шагыйрь булуың белән тәбриклим!” – диде.

Без еш кына йә аның Кекин йорты янындагы “Хрущевка”сында, йә минем Декабристлар урамындагы фатирымда очраша идек. Менә ул зур итеп 70 еллык юбилеен да уздырырга җыенды, миңа да чакыру кәгазе килде. Кызганычка каршы, мин командировкада идем.

Беркөнне минем фатирда кулъязмаларымны актарып утырабыз. Кулына миңа үзе автографы белән бүләк иткән “Күңел бакчасы” исемле шигырьләр китабын алды. Бит-ләрен актара торгач, исе китеп: “Карагыз әле, мине ничек тәнкыйтьләгәннәр! Соңгы вакытта миңа кул күтәргән кеше юк иде әле!..”

Карасам, китапны карандаш белән КамАЗ да эшләүче Вәли энекәш сырлап чыккан, имеш: “бусы ярый”, “бусы йомшак” һ.б., тамгаларны күргәч, оялып киттем: “Шәйхи абый! Зинһар, минем надан энемне кичерегез, әле мин аның кирәген бирермен,” – дидем. “Зарар юк, надан түгел ул, бик урынлы бәяләре дә бар, — диде Шәйхи Маннур. — Аңа авыр сүз әйтмә. Талант иясенә миннән сәлам тапшыр”.

Шунда шигырьләр арасында “Тулбай” сүзе килеп чыкмасынмы! Мин төптән уйламый гына, үземчә шаяртып: “Әллә сезне туган туфрагыгыз тартамы? Әллә ничек васыятькә охшатып язгансыз”, — дидем.

Ул озак кына йөри-йөри тәмәкесен суырып куйгач, көрсенеп: “Синдә хаклык бар дустым”, — дип куйды. Соңыннан белүемчә, “Тулбай” аның васыяте булып чыкты.

Шигырем басылып чыккач, “шагыйрьлегем” белән тәбрик итүенә бер ай чамасы үтүгә “Орденлы шагыйрь” туганым кебек якын киңәшчем, олы дустым, фронтовик Шәйхи Маннур фани дөньяны куйды. Ул үзе белән минем иҗади планнарымны да алып китте.

Шулай итеп, шигырь китабы бастырып та, мин шагыйрь булмый калдым. Мөхибулла старшинага багышлап языла башлаган берничә томлы “Сөлчә буенда” исемле тарихи роман да дөнья күрми калды…

Нәгыйм МӨХИБУЛЛИН,

Татарстан һәм Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы.