Киңәшле эш таркалмас

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең отчет җыелышы булып узды.

Белгәнегезчә, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе өч ел элек оештырылып, Самара, Тольятти, Сызран шәһәрләре милли-мәдәни автономияләрен һәм Похвистнево районының “Туган тел” җәмгыятен берләштергән иде. Хәзер инде Новокуйбышевск һәм Жигулевск шәһәрләрендә дә автономияләр булдырылып, алар да өлкә автономиясе канаты астында эшли башладылар.

Автономиянең башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиулловның отчет чыгышыннан күренгәнчә, эш милли бәйрәмнәр үткәрү белән генә чикләнми: ел саен Татарстаннан аудиоматериаллар һәм басма китаплар кайтарылып, татар авылларындагы китапханәләргә, мәктәпләргә таратыла, өч ел буе өлкә автономиясе исәбенә “Яктылык” татар мәктәбендә татар көрәше буенча тренерлар эшләп тора, ярышлар үткәрү өчен матлар һәм келәмнәр сатып алынган, ел саен “Халыклар дуслыгы” призына уздырыла торган мини-футбол бәйгеләрендә өлкә автономиясенең “Идел” футбол командасы катнаша (үткән елда алар беренче урынны алганнар иде), шулай ук яшьләр волейбол һәм хоккей буенча турнирларда да катнашалар.

Гомумән, отчет докладының зур өлеше яшь буынны тәрбияләүгә багышланган иде. Самара яшьләренең Татарстан лагерьларында ял итүләре, Бөтенроссия татар яшьләре форумында, V мөселман яшьләре фестивалендә катнашулары турында сүз барды. Оешманың яшьләр төркеме эшенә карата тәнкыйть сүзләре дә яңгырады: мәсәлән, алар “Сөмбелә” бәйрәмендә катнашу урынына Казанга сәяхәткә китеп барганнар икән.

Автономия алдында торучы бурычлар арасында татар балалары бакчасы, шәһәрнең төрле урыннарында якшәмбе мәктәпләре, тагын бер татар мәктәбе ачу аталды. Өлкәдә уздырыла торган татар теле олимпиадалары, “Милли сезоннар”, “Татар балалары җырлый” фестивальләре, Сабантуй, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәре өлкә милли оешмаларының актив катнашы һәм матди ярдәме белән уза. Киләсе ел планында да бу чараларның барысы да бар.

Минәхмәт Хәлиулловның чыгышыннан соң сүз алган “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев, Сызран шәһәренең милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Илсур Гыйльманов, Новокуйбышевск татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ринат Ситдыйков өлкә милли оешмасы эшләрен хупладылар. Ә Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов Камышлы, Елховка кебек татарлар күмәкләшеп яшәгән районнарда да милли-мәдәни автономияләр оештыру кирәклегенә басым ясады. “Тик автономия булганда гына милли эшләр оешкан төс ала, - диде ул. - Җирле халык шундый милли оешма барлыгын һәм аның милләтебез мәнфәгатьләрен якларга әзер булуын белергә тиеш”.

Үткән елда гына Жигулевск шәһәрендә оештырылган татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Шәрәфетдиновны бик эшлекле яшь кеше дип атарга була. Җыелышта аны өлкә автономиясе башкарма комитеты әгъзасы итеп сайладылар. Бер ел эчендә оешмада бик күп эшләр башкарылган: “Сабантуй” исемле үзешчән сәнгать коллективы оештырылып, ул үзләрендә генә түгел, Камышлыда да, Самарада да чыгышлар ясарга өлгергән. Биредә быел өлкә татар автономиясе ярдәмендә беренче тапкыр Сабан туе уздырырга җыеналар, Жигулевскида төзеләчәк мәчет нигезенә таш салу тантанасы да шулай ук 2013 елга билгеләнгән.

Җыелыш барышында әйтелгән хуплау һәм тәнкыйть сүзләренә нәтиҗә ясап, Минәхмәт Хәлиуллов киләчәктә тагын да яхшырак, киңәшеп эшләргә кирәклеген әйтеп, йомгак ясады.