Казан шәһәре бюджетына үзгәрешләр, төзәтмәләр кертелә

Шәһәр Думасының 43 нче сессиясенә әлеге мәсьәлә дә чыгарылды

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 2009 һәм пландагы 2010-2011 елларга каралган Казан шәһәре бюджетына төзәтмәләр, өстәмәләр кертү мәсьәләсе шәһәр Думасының 43 нче сессиясе көн тәртибенә куелды.

 

Бюджетка үзгәрешләр кертү исә 2009 ел планында каралган керемнәрнең 160 млн. сумга кимрәк булуы белән бәйле һәм, аерым алганда, аның керем өлеше 13102, 6 млн. сум тәшкил итәчәк. Бу физик затларның керемнәренә салымнар буенча керәсе акчаның 105 млн. сумга һәм гадиләштерелгән салым салу системасы буенча салым акчасыннан керем 95 млн. сумга кимрәк, салымнан булмаган керемнәрнең 40 млн. сумга күбрәк булачагына бәйле.

 

Шәһәр чыгымнарының гомуми күләме исә бюджетның узган юлыгы редакциясеннән 808,7 млн. сумга күбрәк, ягъни барлыгы 15235,9 млн. сум тәшкил итәчәге турында сүз булды. Җыеп кына әйткәндә, муниципаль бюджетка 2133 млн. сум дефицит планкасы билгеләнде, бюджетның киләсе ел башына бурычы 8737 млн. сумнан артмаска тиешлеге турында килешенде.

РФ бюджет системасының башка бюджетларыннан кабул итеп алынган һәм капланган бюджет кредитлары арасында 967,7 млн. сум аерма булуын исәпкә алып, ул акча бюджетның керемнән кыскарган 200 млн. сум күләмендә чыгым өлешенә һәм бюжетның чыгымын 768,7 млн. сумга арттыруга тотылачак.