Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда хәйриячелек буенча яңа интернет-ресурс пәйда булды
Татарстанда хәйриячелек буенча яңа интернет-ресурс пәйда булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). “Татэнерго” интернет-порталында хәйриячелеккә багышланган http://blago.tatenergo.ru сайты барлыкка килде. Биредә Татарстан энергетикларының хәйрия эшчәнлеге буенча бөтен мәгълүмат тупланачак. Сайтта шулай ук Татарстан Республикасы Хәйриячелек советының (аның составына “Татэнерго” җитәкчесе Илшат Фәрдиев тә керә) чаралар календаре бастырыла.
Энергетика холдингында хәйрия эше даими һәм системалы төстә алып барыла. Ветераннар, инвалидлар, балалар йортларына адреслы ярдәм күрсәтелә. “Татэнерго” социаль, мәдәни өлкә, дини учреждениеләрне тоту һәм җиһазландыру буенча булыша. Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре дә финанс ярдәме ала. “Татэнерго”да өч ел элек “Забота” хәйрия фонды төзелде. Фондка ихтыяри рәвештә холдинг эшчеләренең бер көнлек хезмәт хакы күчерелә. Бу акчалар авыру яки бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә авыр хәлдә калган, шулай ук инвалид балаларны тәрбияләүче хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү өчен каралган.
Яңа мәгълүмат ресурсы хәйрия эшчәнлеге өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Әйтик, “Благо” сайтының корпоратив версиясендә ярдәм турындагы үтенечләр бердәм базага туплана. Мохтаҗлар турындагы мәгълүматларны холдингның барлык хезмәткәрләре карый ала. Ашыгыч очраклар өчен банер ярдәмендә хәбәр итү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз