Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама журналистлары һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре пенсионерга ярдәм күрсәтте
Түбән Кама журналистлары һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре пенсионерга ярдәм күрсәтте
(Түбән Кама, 7 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама телерадиокомпаниясе шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм 6, 17 нче йорт идарәләре хезмәткәрләре белән берлектә хәйрия акциясе үткәрде. Журналистлар һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре аз тәэмин ителгән пенсионер Гөлфирә Вилдановага ярдәм күрсәтте. Аның өендәге иске ишекне яңага алыштырдылар.
Гөлфирә Вилданова ярдәм сорап 077 “кайнар линия” телефонына мөрәҗәгать итә. Мәгълүматлар Түбән Кама телерадиокомпаниясе медиа-холдингының www.ntrtv.ru сайты хәйрия интернет-базасына кертелә. Шәһәрдә яшәүчеләр аның үтенеченә колак сала һәм Гөлфирә Вилдановага тимер ишек алып бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз