news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр ачыклана

Казанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр ачыклана

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Казанда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә вакытында түләмәүчеләрнең исемлеге төзелә.

Шәһәрнең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хезмәтләре комитеты рәисе Андрей Егоров: “Без торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә вакытында түләмәүчеләрнең исемлеген төзи башладык һәм әлеге исемлеккә, беренче чиратта, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре керәчәк”, - дип белдерде.

Казанның “Бердәм хисап үзәге” мөмкинлекләреннән чыгып, вакытында коммуналь хезмәтләр өчен акча түләмәүчеләрнең кемнәр икәнлеген ачыкларга була, дип белдерә Казан шәһәре Думасы аппаратының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: коммуналь хезмәтләр өчен 90 процент казанлы гына вакытында түли икән. Быелның 1 маена кадәр, әлеге хезмәтләр өчен, шәһәрдә яшәүчеләрнең 600 миллион сумга якын бурычы җыелган.

Әлеге проблемаларны чишү максатыннан, 30 мең сумнан артык бурычы булган казанлыларның исемлеге төзеләчәк, шулай ук танылган предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре буенча да “кара исемлек” төзергә туры киләчәк икән. Чөнки бурычы 68 мең сумнан да артып киткән кайбер җитәкчеләр дә бар, дип белдерә шәһәрнең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хезмәтләре комитеты рәисе.

Әлеге исемлек төзелгәннән соң, аны шәһәр җитәкчелегенә тапшыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру да бик ихтимал икәнлеген белдерә А.Егоров.

news_right_1
news_right_2
news_bot