news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
^Оренбург трактындагы юл эшләре июль ахырына тәмамлана
^Оренбург трактындагы юл эшләре июль ахырына тәмамлана
Скопировать ссылку
(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Юл төзүчеләр Оренбург трактын июль азагына кулланылышка тапшырырга вәгъдә итә, бу әлеге объектта төзекләндерү эшләрен үткәрү графигына туры килә. Исегезгә төшерәбез, Оренбург трактында әзерлек эшләре апрель урталарында башланды. Бу вакыт эчендә юл предприятиеләре – “ТР Юл хезмәте” ҖЧҖ һәм “Камдорстрой” ААҖ – юл өслеген реконструкция үткәрүгә әзерләгән. Моннан тыш, юлның ике ягыннан да Казанда беренче тапкыр кулланылган технология буенча борт ташы салынган. Элек булганча кулдан түгел, махсус техника ярдәмендә. Бу максатлардан башкалага Чаллыдан юл төзүчеләре чакырылган. Аларның “Командор” машинасы ташны коеп бара һәм монолит итеп ясый. Соңрак Татарстан, Уң һәм Сул Болак урамнарында да борт ташы шул ысул белән салыначак. Оренбург трактына килгәндә исә тиздән биредә Танк боҗрасыннан алып юл үткәргечкә кадәр мәйданда асфальт җәеләчәк. Ә менә юл үткәргечтән ЮХИДИ постына кадәр арада әлегә җир эшләре бара. Трактта яңа урам яктырткычлары да куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot