Казан бәйрәм итә

Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәр итә
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген, Россиядә Пушкин көне үткәрелүгә нисбәтле рәвештә, Казан китапханәләрендә бөек шагыйрь исеме белән бәйле мәгълүмати-мәдәни чаралар оештырыла. Казан шәһәре мэриясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәрләренә караганда, «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында «Татнефтепродукт» Холдинг компаниясе ААҖ оешуга 90 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булачак. Үзен девиант тоткан балаларны социаль тернәкләндерү үзәгенең 10 еллыгын исә «Остров сокровищ» кафесында (Астрономическая ур., 7) билгеләп узалар.
Бүген шулай ук «Аквапарк-Сувар» ҖЧҖдә (Әмирхан ур., 1) башкалабызның Яңа Савин районы хакимияте үз районының балалар командалары арасында «Күн туп» клубы призына футбол беренчелеге нәтиҗәләре буенча спорт бәйрәме үткәрә. Иртәгә, 7 июнь көнне, мэриянең физик культура һәм спорт комитеты «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы мәйданда «Футбол фристайлы» дигән спорт бәйрәмен уздыруны күздә тота. 8ендә исә Казанның 5 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча башкалабызның муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы булачак.