news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда коену сезоны рәсми рәвештә генә ачылды

^Казанда коену сезоны рәсми рәвештә генә ачылды

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә ачылуга карамастан, тотрыксыз һава торышына бәйле рәвештә, Казан пляжлары тулы көчләренә 15 июньнән дә иртәрәк эшли башламаячак. Бүген өч пляжда гына су санитар-эпидемиологик нормаларга туры килә: “Түбән Елга аръягы”, “Локомотив” һәм Изумрудный (Юдино бистәсе). Ә менә Нәшрият йорты һәм Комсомольск күле (Дәрвишләр бистәсе) янындагы пляжларда белгечләр суны өстәмә тикшерәчәк. Моннан тыш, калган вакытта пляжларга өстәмә җиһазлар һәм махсус техника кайтарылачак. Бер үк вакытта пляжларның территорияләрен чистарту да бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot